“Ир-егетләр мескенләнде. Хатын-кызлар көчәйде” – бу турыда мөмкин булган барлык ресурсларда кабатлап торалар соңгы вакытларда. Шул дәрәҗәгә барып җитте ки, ир-егетләрнең гүзәл затлар хисабына яшәве гайре табигый булмаган хәлгә әверелеп бара.
Элек дөнья тоткасы көчле затлар – ир-егетләр кулында иде, хәзер хатын-кызлар дөнья тоткасына әйләнде, диләр. Әйе, әйләнеп карарга да өлгермисең, син яшәгән дөнья баш-аягы белән әйләнә дә куя. Гүзәл затлар иҗтимагый, сәяси тормышта лидерлыкка омтылалар, карьера ясыйлар, акча эшлиләр, баш булырга телиләр һәм... булалар да. “Ана” дигән бөек исемне дә онытмыйлар, балаларын үстерәләр, укыталар, кеше итәләр. Хәтта иреннән аерылып, үзе генә яши башлаган хатын-кыз да, ахыр чиктә, балаларының төп терәгенә әверелә. Ялгыз хатын күп очракта чыннан да көчлерәк затка әверелә, янәшәсендәге ир-егетләргә мескен итеп карый башлый, хәтта ки ир затларын күрә алмас дәрәҗәгә җитә.
“Эх, хатын-кыз булып тусам, әллә ниләр эшли алыр идем”, ди кайбер егетләр. Янәсе, матурлыгың, фигураң, тәмле телең, хәйләкәрлегең булса, теләсә нинди киртәләрне җимерергә, максатыңа ирешергә мөмкин. Күп очракта шулай булып чыга да: гүзәл затлар, әгәр дә телиләр икән, тауларны күчерер көчкә ия була. Ә ирләр, шул матурлыкка, тәмле телгә алданып, мескен дәрәҗәсенә төшә.
Ир-атларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, диләр. Гафу итегез, әмма кем күтәрергә тиеш аны? Хатын-кызмы? Әниләрме? Дин әһелләреме? Президент яки дәүләтме? Көлдермәгез, җәмәгать! Мескенгә әйләнгән ир затының дәрәҗәсен күтәрү – җәмгыять эше түгел. Беренчедән, ул шул дәрәҗәгә төшәргә тиеш түгел. Әгәр дә син көчле икән, хатын-кыз сиңа барыбер тартылачак. Никадәр генә баш булырга теләсә дә, хатын-кыз – хатын-кыз инде ул: аңа көчле терәк, комплимент, наз кирәк. Аны назласалар, ул да сине назлаячак. Матди хәлен яхшыртырдай ир-ат булсаң, ул да гаилә учагын сүндермәячәк, күпчелек көчен өенә, балаларына бирәчәк.
Акча дигәннән...
Гаиләдә кем күбрәк акча эшләргә тиеш дигән сорауны да еш ишетергә, төрле фикерләр, сораштыруларны очратырга мөмкин. Әйтик, күптән түгел бер социаль челтәрдә “Ир-атның хатын-кыздан акча соравына ничек карыйсыз?” дигән сораштыру уздырганнар. 30 %ка якын респондент әлеге гамәлнең нормаль хәл икәнлеген белдергән. Зур сан бит бу, егетләр! Хатын-кызлардан акча сорар дәрәҗәгә төшәбез икән, әлбәттә, безнең аларга кирәгебез калмый. “Өйдә бер грамм аракы калмаган, ә син кибеттән ипи алып кергәнсең” дип әйткән ди бер ир хатынына. Тормыштан алынган мәзәк, имеш. Мәзәк түгел бу, безнең – егетләрнең мескенлеген дәлилләүче тагын бер факт.
Без дә үзебезнең челтәрләрнең берсендә шундыйрак сорау куйган идек. Укучыбыз Фидания Макарованың җавабы кызыклы: “Хатын-кыздан акча сораган ир-атның тормышта дәрәҗәсе бардыр дип уйламыйм. Ир-ат гаиләсен дә, үзен дә акча белән тәэмин итәргә тиеш. Кызганычка каршы, хәзер тормышта ирләрнең статусы бик түбән. Бу гаилә тәрбиясеннән дә киләдер дип уйлыйм. Һәм гаиләдәге хатын-кызның нинди хуҗабикә булуыннан да... Хәер, бу һәр гаиләнең яшәү рәвешеннән дә килә. Берьяклы гына фикер йөртеп булмый. Әмма ләкин, Аллаһның кануннарын, безгә язган язмышын да онытырга ярамый”.
Килешәм, бу очракта да, хатын-кызның лидерлыкка омтылуында да берьяклы гына фикер йөртеп булмый. Сәбәпләре, алшартлары күп булырга мөмкин. Ир-ат хуҗа булган гаиләләр дә күп, шөкер. Бәлки ул сәбәпләр турында артык уйламыйча, ир-егет булырга вакыт җиткәндер, егетләр? Матриархат чорын җиткереп тормыйча.
Мескен булмыйк, яме, көчле затлар! Ир-атларга эндәшүем...
Сабир Закиров
Комментарийлар