16+

Эх, «Рубин»!

Казанның «Рубин» футбол клубы үз мәйданында җиңелү ачысын татыды. Ул Самараның «Крылья Советов» клубына 0-1 исәбе белән оттырды.

Казанның «Рубин» футбол клубы үз мәйданында җиңелү ачысын татыды. Ул Самараның «Крылья Советов» клубына 0-1 исәбе белән оттырды.

 

     Казан “Рубин”ы 8 март көнне республикабызның гүзәл затларына бүләк әзерли алмады. Казанлылар бу көнне Самараның “Крылья Советов” футбол клубын кабул итте. Футболга сусаган Казан тамашачысы түземсезлек белән командабызның җиңүен көтеп торса да, булмады. Команда яңа тренер Леонид Слуцкий җитәкчелегендә Россия чемптонатында беренче җиңелүгә дучар булды. Гәрчә, мәйданда көчләре буенча ике тигез команда уйнаса да, казанлыларга уңыш җитеп бетмәде дияргә буладыр. “Рубин” хәтта беренчеләрдән булып гол да керткән иде. Әмма видокабатлау аша карагач, хөкемдар әлеге голны дөрес түгел дип тапты. Уен дәвам итте. Чираттагы уен мизгелендә Самара футболчылары “Рубин” капкасына гол керттеләр. Аннары уен тигез шартларда барды. “Рубин” бөтен көчен көндәшләре капкасын алуга багышласа да, казанлыларга төгәллек җитеп бетмәде. Исәп уен ахырына кадәр шулай сакланды. Нәтиҗәдә, команда җиңелде. Бу исә “Рубин”ның хәлләрен мөшкелләндерә дип уйларга да нигез бар. Чөнки команда турнир баскычының иң ахырында сөйрәлә. Ул гына да түгел, командага премьер-лигадан төшеп калу яки күчеш турнирында катнашу белән яный.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading