16+

"Ел студенты-2022": "Казан – дөньяда иң матур шәһәр"

Гыйнвар ае һәр студент өчен урак өсте кебек. Билетларны ятлап үткәргән йокысыз төннәр, имтиханнарга әзерлек... Әмма гыйнварда студентлар зарыгып көткән бәйрәм дә бар бит. “Ел студенты” бәйгесе быел 18нче тапкыр үткәрелде. Бәйгедә республиканың иң сәләтле яшьләре 19 юнәлеш буенча көч сынаша. 

"Ел студенты-2022": "Казан – дөньяда иң матур шәһәр"

Гыйнвар ае һәр студент өчен урак өсте кебек. Билетларны ятлап үткәргән йокысыз төннәр, имтиханнарга әзерлек... Әмма гыйнварда студентлар зарыгып көткән бәйрәм дә бар бит. “Ел студенты” бәйгесе быел 18нче тапкыр үткәрелде. Бәйгедә республиканың иң сәләтле яшьләре 19 юнәлеш буенча көч сынаша. 

- “Ел студенты” бәйгесе спорт, мәдәният һәм башка бик күп юнәлешләр буенча иң яхшыларны күрсәтү мөмкинлеген бирә. Төп бүләк үзгәрешсез кала. Җиңүче “Алгарыш” программасы буенча чит илдә укый алачак. Ел студенты исеменә лаек кеше уңган, сәләтле булырга тиеш. Минем дә студент еллары якты хатирәләргә бай булды. Аларны сагынып искә алам, - диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Катнашучылар арасында иң популяр номинацияләр: “Ел интеллекты”, “Ел җәмгыятьчесе” һәм “Ел студенты” булган.  Казан дәүләт энергетика университетында белем алучы Гүзәл Гәзетдинова  дә үзенең көчләрен сынап караган.
- 4 ел буе уку йортымда актив эшчәнлек алып барам. Уңышларым күп булгач, катнашып карарга киңәш иттеләр. Башта портфолио тутырдык, аннан белемнәрне дебатларда сынадык. Жюри әгъзаләренә үзебез турында сөйләдек, алар сораулар бирде. Җиңү яулавыма бик шатмын. Бу көннән рәхәтлек алдым. Мин бәхетле, - диде “Ел җәмгыятьчесе” юнәлешендә җүңү яулаган Гүзәл.

Татарстанның югары уку йортларын чит ил студентлары да бик ярата. Казан федераль университетында белем алаучы Кристофер Мак Кироа “Елның чит ил студенты” исеменә лаек булды. Тумышы белән ул Гватемала республикасыннан.
- Бу бәйгедә үз илемнең данын яклый алдым. Татарстанда чит илдән килеп укучы студентлар күп. Читтән торып катнашу этабына 12 кеше үтте. Ә алар арасыннан финалга нибары 4е генә чыкты. Татарча “исәнмесез, рәхмәт, хәерле көн” сүзләрен беләм, күбрәк өйрәнәсе килә, - ди ул.

Чараның иң зарыгып көтелгән мизгеле, әлбәттә, Гран-при иясен бүләкләү. Казан федераль университетында белем алучы Булат Насыйбуллин узган елны да бәйгедә катнашкан. Быел исә төп бүләк өчен көрәшергә булган.
- Бөтен номинацияләрдә дә сынаулар бер-берсенә охшаган. Әмма төп бүләк өчен көрәшкәндә үзеңдә күбрәк җаваплылык тоясың. Әзерләнү дә авыррак. Ел студенты - ул үрнәк. Аның артыннан башкалар иярергә тиеш, - диде Булат.

“Ел студенты” исеменә исә Казан федераль университетыннан Никита Лихачев лаек булды.
- Киров өлкәсеннән Татарстанга укырга килгәндә бу сәхнәдә басып торуны күз алдына да китермәдем. Казан – дөньяда иң матур шәһәр. Башкаларга үрнәк булу мөмкинлеген биргән өчен бик зур рәхмәт. Без сезнең өметләрегезне аклаячакбыз, - диде “Ел студенты” Никита Лихачев.

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:
1.“Ел интеллекты” – Ева Кузнецова (КФУ)
2.“Елның фәнни оешмасы” – “ARTEFACT” Студентлар фәнни түгәрәге  (КФУның Алабуга филиалы)
3.“Ел иреклесе” – Ләйсән Кильмакова (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты)
4.“Елның чит ил студенты” – Кристофер Мак Кироа (КФУ)
5. “Ел старостасы” – Аделина Раимова (Казан дәүләт медицина университеты)
6. “Ел спортсмены” – Илья Мазилин (Казан дәүләт энергетика университеты)
7.“Ел спорт клубы” – “ЭНЕРГО” студентлар спорт клубы (Казан дәүләт энергетика университеты)
8. “Елның медиа өлкәсендәге алдынгы студенты” – Аяз Зәйнетдинов (Казан милли тикшеренү техник университеты)
9.“Елның студентлар медиасы” - “MEDIACOMMUNITY” В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының студентлар советы 
10.“Елның иҗади шәхесе” – Диләрә Исмәгыйлова (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты)11.
12.“Елның студентлар иҗади коллективы” – “СМОРОДИНА” халык җырлары ансамбле (КФУ)
13.“Ел проекты” –  ”INNOSPORT+” (Иннополис университеты)
14.“Елның студентлар үзидарәсе органы” – Халыкара мөнәсәбәтләр институтының студентлар советы (КФУ)
15.“Елның тулай торак үзидарәсе” - Студентлар һәм аспиратларның 1 нче йорты советы (Казан милли тикшеренү техник университетының тулай торагы)
16.“Елның студетлар оешмасы” – Экологик инициативалар үзәге (КФУ)
17.“Ел җәмгыятьчесе” – Гүзәл Гәзетдинова (Казан дәүләт энергетика университеты)
18.“Елның патриотик берләшмәсе” – ТИСБИ

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading