16+

«Еланнар уянган, ачуын чыгара күрмәгез!»

Питрәчкә командировкага баргач, урман кырыенда кара елан күрдек. Инстаграмда да тузбаш, кара еланнарны төшергән фотолар күбәйде. Еланнар уянганнар.

«Еланнар уянган, ачуын чыгара күрмәгез!»

Питрәчкә командировкага баргач, урман кырыенда кара елан күрдек. Инстаграмда да тузбаш, кара еланнарны төшергән фотолар күбәйде. Еланнар уянганнар.

«Хәер, күптән уянды инде алар», – ди орнитолог Илгизәр Рәхимов. Яз соң килгәнгә, көннәр суык торганга чыкмый гына торганнар икән. Хәзер җылылыкны тоеп, тиз арада азык эзләргә керешкәннәр.

– Бу вакытта еланнар бик актив һәм куркыныч. Алар ач, ризык эзли, еланнарга үсәргә, бала тудырырга әзерләнергә кирәк. Алар артык эссене, суыкны яратмый. Ә менә ел фасыллары алмашынган шундый җылы вакытларда активлашалар. Шуңа да елан күрсәгез, читкә китегез. Берүк, таяк төртеп уйный, ачуын чыгара күрмәгез, – ди Илгизәр абый.

Безнең якларда гадәттә кара елан һәм тузбаш очрый икән. Бик сирәк кенә дала еланын да күрергә була. Тузбашы куркыныч түгел, ә менә башында сары төрткесе булган кара елан агулы, ди. Ул кешенең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Дөрес, үзең ялгыш басмасаң, куркытмасаң, кара елан беренче булып кешене чакмый икән. Ничек кенә булмасын, орнитолог әйтүенчә, кара еланны үтерергә ярамый, алар сирәк очрый һәм Кызыл китапка кертелгән. Кара еланның агуыннан кирәкле дару да җитештерәләр. Сүз уңаеннан, кара ана елан 14ләп бала тудырырга сәләтле. Зур еланнарның озынлыгы 80-90 сантиметрга җитә.

– Быел, алдагы ел белән чагыштырганда, еланнарның азмы-күпме икәнлеге әлегә билгесез, тикшерү эшләре башланды гына. Әлегә еланнарның актив чорлары икәнен генә әйтеп була. Алар хәзер агрессив. Шуңа да елан күрсәгез, сак булыгыз. Еланнар начар күрсәләр дә, ишетү сәләтләре бик көчле. Гадәттә, алар кешене сизсәләр, качалар, – ди Илгизәр Рәхимов.

Елан чакса нишләргә? (табиб киңәшләре)

1. Иң башта яра кырыйларын кысып, агуны авыз белән суырып алырга тырышыгыз. Авыз куышлыгында яралар, кариес булса, моны эшләргә киңәш ителми.

2. Хәрәкәтләнмәгез.
 
3. Мөмкинлегегез булса, аллергиягә каршы дару эчегез.

4. Күп итеп су эчәргә тырышыгыз.

5. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртыгыз. Елан чаккан урынны бәйләргә, жгут салырга ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЯШел Үзән районы Кече Шырдан авылы сулыклары, чишмә буйларында инде узган елдан бирле күзәтеләләр. Быел кара еланнар шактый күренә. Үзем дә ике тапкыр күрдем инде. Авылдашлар да зарлана, бакчага менәләр, сарай тирәләрендә күренәләр ди авыл халкы. Куркыныч әлбәттә. Үрчи бит алар!

    Мөһим

    loading