16+

«Еланны сөткә ияләндереп, аның белән хозурлану бәхетенә ирештек»

Мин бала вакытта безнең якларда һәрбер гаилә мал-туарына кышлык азыкны урманнан әзерли иде.

Мин бала вакытта безнең якларда һәрбер гаилә мал-туарына кышлык азыкны урманнан әзерли иде.

Урман хуҗасына күмәк рәвештә печән хәстәрләгәннән соң, өлешеңә тигән урман аланында күңелле дә, мәшәкатьле дә печән өсте башлана. Печән җире кемгәдер өч чакрым ераклыктан булса, әти-әнигә ияреп дүрт-биш чакрым араны кара еланнары белән дан казанган Күмер базы дип аталган аланнан ерак түгел печәнлеккә йөргәнемне һич онытмыйм. Мәрхүм әтием Гаптрафыйкның: «Иртәнге чык белән чалгы яхшырак үтә», – дип, сәгать өчләрдә-дүртләрдә урманга киткәненә куркыбрак та кала идем, чөнки еланнар күп.

Арып-талып чабылган печән кабартылып-җилләтелеп,кипкәне чүмәләләргә өелгәннән соң,ял итеп алыр өчен махсус билгеләнгән агач күләгәсендә күрше печән аланлыгы хуҗалары Нургаян абый һәм Мәшүдә апа (хәзер алар мәрхүмнәр инде) белән бер-беребезне сый-нигъмәтләрдән авыз иттерә идек. Миңа бигрәк тә әнием Венераның яңа гына аертылган каймак белән кара карлыган болгатылган тәгаме ошый иде. Күрше апасы ясаган җимешле чәйне берни белән дә тиңли алмыйм.

Берсендә Нургаян абый безне куркытмас өчен яшереп йөрткән серен дә ачты әле: табынлыктан ерак түгел генә елан оясына тап булган. Безгә шул җитә кала, куркуны басып, төрле юллар белән, еланны якыннан күзәтү, әлбәттә инде, үҗәтлек чамадан ашкан безләр, еланны ничек тә сөткә ияләндереп, аның белән хозурлану бәхетенә ирештек. Үзенә күрә бу ниндидер ышаныч та тудырды кебек. Апа-сеңелләрем белән, курыкмыйча, җиләк җыярга да йөрдек. Чиләк-көянтә белән Сабага сушзаводка 12 чакрым юл йөреп җиләк тапшыра идек. Күмер базында үскән хуш исле зәңгәр мәтрүшкә бик күп кешеләрне салкын тиюләрдән сихәтләндереп торды.

Соңгы вакытларда еланнар күбәйгән, дип чаң сугалар. Миңа калса, хафаланырлык куркыныч юк. Урман тирәсенә барганда бары тик саклану чарасын күрергә генә кирәк.Озын кунычлы итек белән чытырманнарда йөрсәң дә куркыныч булмас.

Чулпан Маликова, Казан

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X