16+

Элек күршеләргә нигә керә идек, ә хәзер нигә кермибез?

Табигатьтә җәй тантана итә, юмарт, рәхимле җәй. Үз чираты белән генә җиләк-җимеш пешә. Виктория артыннан ук, аның үкчәсенә басып диярлек, җир жиләге. Менә хәзер карлыганның кызылы, карасы, чиясе, болары чират көтеп тормыйча гына уптым илаһи пешеп киләләр. Бер-берсеннән калышмаска тырышалар ахры.

Элек күршеләргә нигә керә идек, ә хәзер нигә кермибез?

Табигатьтә җәй тантана итә, юмарт, рәхимле җәй. Үз чираты белән генә җиләк-җимеш пешә. Виктория артыннан ук, аның үкчәсенә басып диярлек, җир жиләге. Менә хәзер карлыганның кызылы, карасы, чиясе, болары чират көтеп тормыйча гына уптым илаһи пешеп киләләр. Бер-берсеннән калышмаска тырышалар ахры.

Сөбханалла, бакчада муллык. Эшкәртеп кенә өлгер. Менә шул муллыкны тырышып эшкәртәбез инде барыбыз да, тик менә яңа уңышны урнаштырганчы өй астыңа ревизия ясап алсаң, анда хәйран тамаша, әле берничә елга җитәрлек запас бар икән монда. Хәстәрленең кай җире дә астарлы дигәндәй, искеләре янына яңаларын да кушып куябыз. Безнең халык запас белән яшәргә ярата бит ул.

И, без үскән заманда бар идемени шушылай иттереп җиләк-җимеш үстерү, бакчаның һәр адым, һәр карыш җиренә бер төп булса да бәрәңге утыртасы иде бит. Бәрәңгегә тамак тук булса, шуңа мең шөкерләр иткән заманда үскән буын бит без.

И, ул хәзер безнең бакчаларда үскән җиләк-җимешне, алар гынамы әле сиңа, ничәмә-ничә төрле гөл-чәчәкләрне күрсәләр, ул замандагы әбиләр телдән калырлар иде җаныкайларым. Алар моны җирне әрәм-шәрәм итү дип санарлар иде. Ничәмә-ничә сугыш афәтен башларыннан кичергән, күпме ачлык-ялангачлык күргән әбиләр кабул итә алырлык хәлләр түгел шул бу. Алар өчен җир бары тик ашлык һәм бәрәңге үсә торган урын гына.

Менә шушы җәй уртасында, әбиләр теле белән әйткәндә, “иске беткән, яңа җитмәгән” дигән чакта, бәрәңге бакчасында бер кулына комган, икенче кулына чабата ясый торган шөшле белән җыйнак кына савыт тоткан әбиләр, әниләр йөргәнен күрә идек. Юк, колорад коңгызы җыймый алар, ул заманда ул коңгыз истә-оста да юк әле. Әкрен генә бәрәңге буразнасы буенча барып, төбе ярылып киткән бәрәңге күзләп йөрүләре инде аларның. Төшке ашка кайтучыларны яңа бәрәңге белән сыйларга исәпләре.

Нигә балчыгы ярылып киткән төп эзләгәннәрме, мин бәрәңге эрерәк булса, балчык ярылып китәдер дип кенә уйлыйм, үзләреннән сорап калынмаган бит менә.
Әкрен генә шөшле белән шул төпне актарып, кайсы төптән бер, кайсы төптән ике зуррак бәрәңгене алып, аермачык шул төпкә комганнан су салып, кире күмеп куялар иде.

Ул төшке ашның тәмлелекләре, яңа бәрәңге янына каерып кискән арыш ипие, яңа гына баздан чыккан салкын катык, безнең әни катыкны егерме литрлы кәстрүл белән оетадырые. Аның өстенә, оеткылыктан тыш, бер телем арыш ипие дә салып куя торганые. Әчтелтемрәк тәмле булсын диптер инде.

Хәзер күршегә күрше керми диләр. Моның гел тискәре ягын гына күрәләр. Никтер бер дә уңай ягын күрмиләр. Күршегә күрше сорарга кергән бит ул, әзрәк башыңны эшләтеп карасаң. Иртәнгә ипие беткән булса, кичтән изгән камыры начар кабарса (безнең авылда “суык тешләгән” диләр иде), иреңне эшкә, балаларны укырга иртәнге чәйне эчертеп җибәрергә ипи каян аласың, күршегә керәсең инде. Катык оетырга дигән оеткылыгыңны белмичә берсе эчеп куйса, оеткылыкка тагын күршегә керәсең, чәең бетсә дә күршегә, тозың бетсә дә күршегә, аш-су итсәң, савыт-сабаны тагын күршеләрдән җыясы. Абый унсигез таш тәлинкә алып кайткан иде, ул заманда үзебез йә эмаль, йә алюмин тәлинкәдән ашый идек бит инде. Шул тәлинкәләр күршеләр арасында ватылып бетте. Тәлинкә ватылмыйча тормый ул, менә шул ватык тәлинкәне уртага кыстыралар да рәхмәт әйтеп кертеп тапшыралар.

Шулай йөри торгач, берничә елда бетте ул тәлинкәләр. Кем сукканны кем күрә диярлек булды шул. Күршегә күрше керми дип, менә шул ягын да уйларга кирәк аның.

Без үскәндә бөтен куаныч басуда борчак кузагы җитешкәч, кузакка менү иде, анда да атлы кыр сакчысыннан куркып тирән елгага сикергән малайлар да булды инде.

Үзе эшләгән чорда Гафият абый Гарифуллин бер яхшы эш эшләде, балаларга дип бер гектар борчак җирен бүлдереп куя иде. Шулай эшләргә башкаларына ни комачаулаган?

Ә бүген бабай борчакның баллысын да үстерә, кул гына селти бала-чага. Рәхәтлек, муллык, туклык. Шөкер генә юк. Мәрхүмә Гөлчирә апа, Бәдри Гөлчирәсе, Югары оч кызы ул да, сугыш вакытында күршеләрендәге ач үсмер малайның: “Күгәрчен, ояң җылымы, ашарыңа бармы?” – дип күгәрчен белән сөйләшкәнен әйтеп күрсәткән иде. Үзе шуны әйтә, үзенең күзеннән мөлдерәп яшь ага. Үзе дә шул малай хәлендә булган бит инде ул. Йә, хәзер кайсыбыз күгәрчен хәлен сорый? Авыру хәлен сау белмәс, ярлы хәлен бай белмәс дигәндәй, үзебез тук булгач, күгәрченнәр хәленә кермибез инде хәзер. Бөтенесе үз өебездә җитеп ашкан булгач, күршегә күрше керү дә сирәк шул инде.

Нишләтәсең, замана үзгәрә, замана белән кешеләр дә. Рәхәт булсын иде ул замана, кеше җиргә бер генә тапкыр туа...

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иии, бигрәк дөресләр язасыз инде, күздән яшьләр килә укыганда, чөнки без дә шуларны күреп үстек.

    Мөһим

    loading