16+

Элекке хатынының сөйгәнен балта белән чабып үтергән ир янәдән суд каршына басачак

Татарстанның Югары судында коточкыч җинаятьтә гаепләнелүче Алмаз Маликовка хөкем карары игълан ителүе турында моңарчы хәбәр иткән идек. Билгеле булганча, 38 яшьлек Алмаз Маликов 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителде.

Элекке хатынының сөйгәнен балта белән чабып үтергән ир янәдән суд каршына басачак

Татарстанның Югары судында коточкыч җинаятьтә гаепләнелүче Алмаз Маликовка хөкем карары игълан ителүе турында моңарчы хәбәр иткән идек. Билгеле булганча, 38 яшьлек Алмаз Маликов 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителде.

Ул Яр Чаллыда элекке хатынының йөргән егете Егор Бабенконы балта белән чабып үтергән иде. Аны үтерү һәм үтерү белән янауда гаепле дип таптылар. Карарны Татарстан Югары суды кабул итте.

Җинаять узган елның 18 сентябрендә кылына. 38 яшьлек Алмаз Маликов үз машинасы белән элекке хатыны эшләгән медицина үзәгенә килә. Ир белән хатын 2018 елда рәсми рәвештә аерылышкан була. Маликов балта белән кораллана һәм үзе белән этен дә ияртә.
...Айгөл эш урынына көндезге сәгать өчләр тирәсендә килә, аны бирегә йөргән егете 32 яшьлек Егор Бабенко китерә. Хатын шунда ук элеккеге иренең машинасын күреп ала һәм куркудан калтырана башлый. Чөнки моңарчы Маликов һәр сөйләшкән саен аңардан үч алу белән яный. Егор хатынны тынычландыра һәм медицина үзәге ишегенә кадәр озатып куя. Аны кертеп җибәргәч, ир машинасына утыра. Шул вакытта аның янына Маликов йөгереп килә. Машинасының тәрәзәсен балта белән вата, янындагы этен дә көндәшенә каршы котырта. Бабенко күзен кан баскан ирдән ничек тә котылмакчы була, пассажир ишеге аша урамга чыга да, йөгерә башлый. Ләкин эте аны куып җитә, җиргә ега. Артларыннан килеп җиткән Маликов көндәшен балта белән чабып үтерә.Әле кичә генә сөйгәне белән киләчәккә планнар корган ир золымчы кулыннан вафат була.

Моны күргән дистәләрчә шаһит әйтүенчә, барысы да мизгел эчендә килеп чыга, алар кан эчендә яткан кешегә ярдәмгә ашыга. Әмма инде соң була...
Көндәшен соңгы сулышын алырга калдырып, Маликов канга баткан салкын коралын тотып элеккеге хатынын эзләргә, медицина үзәгенә юнәлә. Аның каршына Айгөлнең хезмәттәшләренең берсе чыга – үзе белән травматик пистолеты да булган икән. “Атам!” – дип янап, кансыз Маликовны аптырашта калдыра ул, башка хезмәткәрләр шул арада тиз генә медицина үзәгенең ишеген бикләп куя. Шуннан соң үтерүче фаҗига булган урыннан качып китә, ләкин тиздән хокук сакчылары тарафыннан тоткарлана. Тикшерү барышында үткәрелгән психиатрия экспертизасы ир-атны үз акылында дип таныган иде. 

Алда әйтеп киткәебезчә, узган елның ноябрендә Татарстан Югары Суды үтерү һәм элеккеге хатынының сәламәтлегенә җиңелчә авырлык китерү маддәләре буенча Маликовны гаепле дип тапты. Ул 10 елга каты режимлы колониягә җибәрелде. Үтерү нияте белән һөҗүм итү эпизоды буенча Маликов акланган, моннан тыш, суд "аеруча рәхимсезлек белән кылынган" пунктын кире кага, янәсе, мәрхүм Бобенко санаулы вакыт эчендә үлгән дип саный. Билгеләп үтик, прокурор Маликов өчен 19,5 ел колония таләп иткән иде.

Җинаятьтә гаепләнүче ягы да, зыян күрүчеләр дә суд чыгарган карарга ризасызлык белдерде. Маликов үзе элеккеге хатынына үтерү белән янау буенча гаепләү бәяләмәсе белән килешмәде, бу өлештә хөкем карарын гамәлдән чыгаруны, шулай ук үтерү өчен җәзаны йомшартуларын сорады. Җинаятьтә гаепләнүченең элеккеге хатыны һәм һәлак булган Бобенконың туганнары суд чыгарган карарны артык йомшак дип таптылар һәм җинаятьнең аеруча рәхимсезлек белән кылынуына басым ясадылар. 

Гомуми юрисдикциядәге Дүртенче апелляция судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе, эш материалларын өйрәнеп, карарны гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Хөкемдарлар коллегиясе бу җинаятьне аеруча рәхимсезлек белән кылынган дип саный. Экспертлар һәлак булган ир кулындагы җәрәхәтләргә игътибар иткән. Моннан тыш, Бобенконың тәнендә эт тешләү эзләре табылган.  
 Әлеге җинаять эшен Татарстан Югары судында 29 мартта кабат караячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    10 ел бик эз биргэннэр, улгэн кеше кире кайтмый, бигьрэк дерес тугел бу закон

    Мөһим

    loading