Шәһри Казан

Эльмир Низамов: "Балалар безгә караганда да активрак"

Билгеле булганча, “Шаян ТВ” каналында ел да “Балачак җыры” бәйгесе үткәрелә. Бәйгенең ике сезонында җиңү яулаган 10 җырга “Шаян ТВ” аранжировка ясатып клиплар төшергән. Һәм аларны киң мәйданга чыгару, популярлаштыру максатыннан “Шаян ТВ” каналы “Балачак җыры” концертлар циклын башлап җибәрде.

“Бу проект Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм “Мәрхәмәт-Милосердие” Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла. Башта комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов “Балачак җыры” китабын чыгарырга тәкъдим иткән иде. Без ул эшне башкарып чыгардык. Хәзер менә Марат Әхмәтов идеясе һәм ярдәме белән концертлар циклын башлап җибәрәбез”, - диде “Шаян ТВ” каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

Аның сөйләвенчә, концертка җырлар бик җентекләп сайлап алынган. Сүз уңаеннан, аларны “Сәйлән” бәйгесендә җиңгән балалар башкара. Концертның беренчесе 25 май көнне “Мәскәү” мәдәни үзәгендә узган. Алга таба да алар Казан шәһәренең мәдәният йортларында үткәреләчәк. Тамашага башкаланың гимназия, мәктәпләрендә укучы балалар чакырыла. Фойеда “Шаян ТВ” каналының яраткан персонажлары белән очрашырга һәм Казан кооперациясе университетының Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлегенә багышланган күргәзмәсен күрергә мөмкин булачак. 

“Балачак җыры” бәйгесенең жюри әгъзасы, танылган композитор Эльмир Низамов фикеренчә, җыр популяр булачакмы, юкмы икәнен алдан белү мөмкин түгел. “Моны халык үзе хәл итә. Гомумән, әлеге проект бик зур миссия башкара, чөнки музыкага мәхәббәт нәкъ менә балачактан башлана да инде. Бәйгегә җибәрелгән кайбер җырларны балалар үзләре иҗат итә. Бу бик сөендерә. Балалар безгә караганда да активрак. Бәйге өч тапкыр үткәрелде. Өч ел дәвамында бик күп җырлар ишетелде. Ел саен бәйгегә 100дән артык җыр кабул ителә, шуларның 5се җиңүгә лаек була. Киләчәктә алар алтын мирас булыр дип ышанам”, - диде Эльмир Низамов. Ул үзе дә әлеге бәйгедә катнашырга теләвен, әмма жюри әгъзасы буларак, моның мөмкин булмавын әйтте.

Реклама

“Балачак җыры” концертларын Казанның 2нче гимназиясендә белем алучы Азалия Шәрипова алып бара. “Сәхнәдән залда утырган балаларның шатлыклы йөзләрен күрү шундый рәхәт. Алар безнең белән бер дулкында. Иң мөһиме – без балаларны татар мохитенә тартабыз. Мин үзем дә, Казанда тусам да, гаиләдәге тәрбия һәм “Шаян ТВ” ярдәме белән татар телендә иркен аралашам”, - диде Азалия.

Матбугат очрашуында "Сәйлән" бәйгесе җиңүчеләре, талантлы балалар Кәрим Галиев белән Наилә Славина җыр башкарды. Журналистлар аларга уңышлар һәм киләчәктә Татарстанның халык артисты исеменә лаек булуларын теләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: