16+

Эльмира Кәлимуллина: «Казан ул менә дигән шәһәр!»

Футбол буенча дөнья чемпионатының Татарстаннан спорт илчесе, танылган җырчы Эльмира Кәлимуллина белән "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында очрашу булды.

Эльмира Кәлимуллина: «Казан ул менә дигән шәһәр!»

Футбол буенча дөнья чемпионатының Татарстаннан спорт илчесе, танылган җырчы Эльмира Кәлимуллина белән "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында очрашу булды.

- Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә булганда Татарстанны, Казанны мактыйм. Казан ул менә дигән шәһәр! Татарстанны да, Казанны да, Түбән Кама шәһәрен дә бик яратам. Түбән Кама шәһәрендә үстем, белем алдым, ә Казан мине кеше итте. Түбән Камада әбием белән бабаем исән түгелләр инде, анда туганнарым юк. Түбән Камадагы мәдәни чараларда катнашам, - диде Эльмира Кәлимуллина.

Якташыбыз Казанда “Җанатарлар фестивале”ндә чыгыш ясарга әзерләнә.

- Татар җырлары, татар композиторлары әсәрләре дөньяга яңгыратырга лаеклы. Кайсы җырны башкарырга телисең, дисәләр, мин, кайчандыр әбием җырлаган “Умырзая” һәм “Син сазыңны уйнадың” дигән җырларны тәкъдим итәр идем, - диде ул.

Эльмира Кәлимуллина Казандагы футбол матчларының барысында да булырга ниятли. Россия җыелма командасына уңышлар теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading