Шәһри Казан

Элвин Грей буйдак тормышы белән хушлаша?

Танылган җырчы, яшь кызларның мәхәббәтен яулаган Элвин Грей берәүгә дә әйтми генә өйләнергә җыена, бугай. (Ә бәлки өйләнгәндер дә инде?!). 

Ник дигәндә, соңгы араларда Элвин Грей белән еш кына фотолары күренгән Инзилә никах киеменнән төшкән сурәтен Интернетка куйган. Язылучылары исә  аны никах белән тәбрикләгән. Инзилә барысына да рәхмәтен җиткергән.

Әмма булачак бәйрәм турында ул да, Элвин Грей да бернинди мәгълүмат биргәне дә юк әле. 

Реклама

Бер интервьюда Радик 32 яшем дә өйләнәм, дигән иде. Быел май аенда аңа 31 тула. Бәлки җырчы күзаллауларын үзгәртергә уйлагандыр? Кем белә бит...

P.S. Радик Юльякшинның сөйгәне хакында биредә укый аласыз. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 февраль 2020 - 09:57
    Без имени
    ВАКЫТ ИНДЕ ОЙЛЭНЕРГЭ.БЭХЕТЛЕ БУЛСЫННАР.🌷🌷🌷🌷🌷