16+

Элвин Грей каракмы ?

Популяр җырчы Элвин Грей-Радик Юльякшинның әнисе улы белән бала чакта булган бер вакыйганы сөйләгән. Бу хакта Радик социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язылучылары белән дә бүлешә.

Популяр җырчы Элвин Грей-Радик Юльякшинның әнисе улы белән бала чакта булган бер вакыйганы сөйләгән. Бу хакта Радик социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язылучылары белән дә бүлешә.

-Әни сөйләгәннәрне сезгә дә язам. Аның авызыннан, - ди ул.

“Радикка 11 яшь тирәсе иде. Өйдә үзенә күңелсез булмасын дип, үзем белән төзелешкә алдым. Төшке аш вакытында балта осталары китте, сакчы урынында тыныч кына утыра, бар да яхшы. Без дә кызлар белән җыелыштык, ә улым уйнап калды.

Бер урында гына утырып тора белми торган бала ирләрнең эшли торган урынын тикшереп карарга булган. “Ник монда барысы да аунап ята?”, дип уйлаган ул һәм барлык инструментларны да пакетына тутырган. Пакет өстенә такта кисәкләре салган. Үзенең “мөһим” эшен тәмамлаганнан соң безнең янга төшке аш ашарга килде. Аннан исә: “Әни, мин монда үземә эш таптым, өйгә кайтам”, - дип миңа пакетны күрсәтте дә, кайтып китте.


Төшке аштан соң төзелештә инструментлар югалганы ачыкланды. Сакчы чит кешеләрне күрмәгән, әмма соңрак төзелештә кечкенә малай килгәнен һәм аның кулында пакет та булганын искә төшергән.

Кич белән өйгә кайтсам... минем эшчем барлык инструментларны да җәеп салган да, бик зур канәгатьлек белән утыра. 

"Мин бит аларны урламадым. Абыйлар үзләре ташлап калдырган иде!”, -ди. 

Мин аны сүкмәдем. Икенче көнне барысын да кире эшкә алып бардым һәм гафу үтендем”.

-Мин бит урламаганмын?- дип язган җырчы. 
 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Так я же не украл ? ⠀ На днях мама выдала случай из детства. Расскажу вкратце ее же словами: ⠀ "Радику было лет 11 и чтоб не скучал дома взяла с собой на стройку. Во время обеда бригада плотников уже ушла, охранник сидит на месте и все спокойно. Я тоже собралась с девчатами, а сын остался поиграть. ⠀ Неусидчивый ребёнок решил проверить место работы мужичков. "А че это тут все валяется?" - подумал Радик и собрал в свой пакет инструменты, а сверху еще сложил мелкие доски. Закончив свою "важную" работу пришёл обедать с нами. ⠀ "Ну все, мам, я тут себе работу взял и пойду домой" - с гордостью показал мне пакет с досками. ⠀ После обеда на работе случился какой-то небольшой переполох с пропажей инструментов. Охранник не заметил посторонних, но к концу смены вспомнил мальчика с пакетом в руках. ⠀ Прихожу вечером домой, а там ...мой работничек рассыпал все инструменты на полу и сидит довольный. ⠀ "Так я же не украл. Дяденьки сами все выбросили!" ⠀ Ругать его не стала, а на следующий день отнесла все обратно на работу и извинилась. Но маленькое наказание все же было" ⠀ Как думаете какое?? ⠀ #ЭлвинГрей #ElvinGrey

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading