Шәһри Казан

Elvin Grey турында кызыклы 17 факт: Гөлназ Асаева белән Радик арасында мәхәббәт булган!

Бүген Elvin Greyның туган көне. Эстрадабызның иң популяр җырчыларының берсенә - 29 тулды. Татар-башкорт сәнгәтенең феномены турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

1. Елак бала булган. Əнисе сөйләвенчә, бер яшенә кадәр көн-төн елаган.

2. Əнисе улына Радмир исемен кушмакчы булган. Әмма әтисе бала табу йортына “Радик” дип яздыртып, туу турында таныклык алып килгән.

3. Радик, әтисе кебек, балта остасы да. Мәктәп тәмамлагач, директор аны хезмәт укытучысы итеп эшкә чакырган.

4. Тәүге концерт киемнәре - мәрхүм әтисенең күлмәкләре.

5. Мәктәптә укыганда вагоннар бушатып, шешәләр тапшырып акча эшләгән.

6. 7-8 ел элек Башкортстанның «Туган тел» телеканалында «Музыкаль дистә» тапшыруы алып баручысы булган.

7. Радик курайда, фортепианода, баянда уйный белә.

8. Радикка сакал-мыек бөтенләй дә үсми һәм бер дә кырынганы булмаган.

9. Тәүге иномаркасы - Ауди А3.

Реклама

10. Караокедагы яраткан җыры - «Белые розы».

11. Яраткан җимешләре - ананас һәм манго.

12. Яраткан тәм-томы - «Медовый» торты.

13. Гөлназ Асаева белән Радик арасында, чынлап та, мәхәббәт хисләре булган.

14. Автомобиле - Lexus LX570

15. Тайландта үзенең тавыш яздыру студиясе бар.

16. Казанда фэн-шуй кагыйдәләре буенча йори төзи.

17. Продюсеры белән контракты юк. "Əти-ул" мөнәсәбәтләре ярдәмендә, бер-берсенә ышанып эшлиләр.

 

Теги: Elvin Grey
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: