16+

Elvin Greyны күз тиюдән нәрсә саклый?

Радик Юльякшин гыйнварда Таиландта ял иткәндә кулына тату ясаткан иде.

Elvin Greyны күз тиюдән нәрсә саклый?

Радик Юльякшин гыйнварда Таиландта ял иткәндә кулына тату ясаткан иде.

Күпләр аны вакытлыча гына дип уйлап, чынга да алмады. Баксаң, ул гомерлек икән. Һәм җырчы аны ясатырга күптәннән хыялланып йөргән, тик яхшы оста таба алмау сәбәпле бу эш соңарган. Ахырда әлеге сәнгатьне Россия эстрада йолдызларына тату эшләүче Кытай остасы башкарган һәм аның иҗат җимеше Радикның күңеленә хуш килгән. Радик әлеге хезмәтнең хакын сер итеп калдырды.

Тик менә җырчы кулындагы рәсемнәр нәрсә аңлата соң? Үзеннән сорыйк әле.

- Монда бар да фен-шуй буенча. Гомумән, мин фен-шуйны бик яратам һәм киләчәктә йортымны да аңа нигезләнеп төзисем килә. Иң башта сәгать циферблаты  сүрәтләнә: 10нчы ярты. Мин кич, унынчы яртыда туганмын, ул шуны аңлата. Аннан аста – ноталар. Ул – минем тормышым – җыр, шуны тасвирлый. Мин бит тел ачылганчы ук уен коралларында уйнарга маташып, үземчә җырлый идем. Ә бу күзләр – мине күз тиюдән саклыйлар. Менә шулай, тирән эчтәлеккә ия булган берничә сурәт. Нумеролог яки фен-шуй белгече өчен бу рәсемнәр зур табышмак түгел, алар аның нәрсә аңлатканын шундук әйтеп бирә ала.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading