Кичә Elvin Grey Инстаграмында бик күңелсез фото куйды.
Постында сәламәтлеге начараюы һәм Себер якларында планлаштырылган концертлар кичектерелүе хакында язылган иде.
Җырчының хәлләрен сорап, әнисе Нәфисә ханымга шалтыраттык.
- Радикның хәлләре ничек?
- Бүген сөйләштек. Əйбәтләнеп килә. Мин Казанда, ә ул башка шәһәрдә. Йөрәк өзгәләнә. Ничә яшьтә булса да, ул минем өчен кечкенә сабый.
- Аның көн-төн эштә булуын күреп жәллисездер?!
- Жәл инде. Кайчак менә шулай чирләп тә ала. Концерт залларында сквозняк уйный, кунакханәләр салкын була. Элек гастрольгә йөргәндә Радик авырган чакта шәфкать туташына әйләнә идем: уколын да ясыйм, массажын да. Янында булгач, барыбер күңел тыныч була иде.
- Бәлки аны тиз арада дәвалап, аякка бастыра торган берәр серегез дә бардыр?
- Һәрвакыт үзем белән бал һәм мәтрүшкә йөртәм. Көн дә шулай чәй эчертә идем. Тик балалар үзләре генә мәтрүшкәләп чәй эчәдер, дип уйламыйм. Тик шулай да, җибәрергә кирәк, дип уйладым. Себер якларында климат бөтенләй башка төрле, организм аңа ияләнмәгән.
Һәркайсыбызның балалары исән-сау булса иде! Бар теләгем шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Эйе хэр эти эни узенен балансына исэнлек саулык хэм бэхет кенэ тели
0
0