16+

«Елына 140 килограмм яшелчә ашарга кирәк»

Рәхәт чак. Бакчаларда яшелчә өлгергән, халык кырылып бәрәңге ала, кышка запас туплый: тозлый, салат яба, кайнатмалар әзерли.

«Елына 140 килограмм яшелчә ашарга кирәк»

Рәхәт чак. Бакчаларда яшелчә өлгергән, халык кырылып бәрәңге ала, кышка запас туплый: тозлый, салат яба, кайнатмалар әзерли.

Көзге муллыкны вакытында файдаланып калырга кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы елына 140 килограмм яшелчә һәм 100 килограмм җи­ләк-җимеш ашарга киңәш итә. Ә яшелчәләр быел, Аллага шөкер, уңды: алмасы да – бакча тулы, бәрәңге уңышы да мулдан. Кишерләр дә эре, помидорны да чиләге белән җыя бакчачылар. Һава торышы гына матур торсын. Бу ялларда синоптиклар урыны белән яңгыр вәгъдә итсәләр дә, сентябрь аен җылы булыр, диләр. Тиздән көзге ярминкәләр башланачак. Анда яшелчә, җиләк-җимешне арзан бәядән сатып алырга мөмкин булачак. Ә хәзергә Казан базарларындагы бәяләргә күзәтү ясыйк:

Килограммы – сумнарда
Бәрәңге – 25 сум.
Кәбестә – 30 сум.
Кишер – 35 сум.
Кыяр – 55 сум.
Суган – 30 сум.
Помидор – 40-50 сум.
Виноград – 100-140 сум.
Карбыз – 15 сум.
Кавын – 40 сум.
Алма – 60 сум.
Сыер ите – 315-350 сум.
Тавык ите – 134-200 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading