16+

Эмиль Гариповның яңа эш урыны билгеле

Узган ел Эмиль "Ак Барс" откан Гагарин Кубогын әтисенең туган ягы - Урта Бирәзә авылында узган Сабан туена алып кайтып, шушы җирлектә яшәүчеләр өчен зур бәйрәм ясаган иде.

Эмиль Гариповның яңа эш урыны билгеле

Узган ел Эмиль "Ак Барс" откан Гагарин Кубогын әтисенең туган ягы - Урта Бирәзә авылында узган Сабан туена алып кайтып, шушы җирлектә яшәүчеләр өчен зур бәйрәм ясаган иде.

"Ак Барс" капкачысы Эмиль Гариповның Казаннан китүе турында язган идек. Бүген рәсми рәвештә аның яңа эш урынын атадылар.

Казан егете Эмиль Гарипов карьерасын Омск каласының "Авангард" клубында дәвам итәчәк. Бу хакта бүген "Авангард"ның твиттердагы рәсми аккаунтында хәбәр иттеләр. Әйтелгәнчә, Гарипов Омск клубы белән бер елга килешү төзегән һәм ул 43 номер белән бозга чыгачак. Твиттердагы хәбәрләргә караганда, кайберәүләр татар егетенә артык өмет багламаса да, клуб үзе аларга Гариповка ышануы хакындагы хәбәрләр белән җавап бирә.

Искә төшерик, Эмиль Гарипов - татарча көрәш буенча спорт остасы Рамил Гариповның улы. Узган ел Эмиль "Ак Барс" откан Гагарин Кубогын әтисенең туган авылы - Арча районы Урта Бирәзә авылында узган Сабан туена алып кайтып, шушы җирлектә яшәүчеләр өчен зур бәйрәм ясаган иде. Ә ул Сабантуйда баш батыр исеменә һәм Гариповлар куйган автомобильгә Раил Нургалиев ия булды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading