16+

Җеназа намазын укыганда хәзрәткә дә бик авыр булды.

Кичәге фаҗига корбаннары Әмир Шәйхетдинов белән Илзия Нәгыймуллина ике туган булган. Икесе дә бер сыйныфта укыганнар. Зиратта да янәшә күмелгәннәр. Илзия Кариев исемендәге театр артисты Лилия Низамиеваның туганы икән.

Лилия ханымның ире Илнар Низамиев безгә сөйләгәнчә, Әмир белән Илзия 8 нче сыйныфта укыганнар. 
– Кораллы егет мәктәпкә килеп кергәндә, аларның сыйныф ишеге ачык булган, дип сөйлиләр. Илзия ишек төбендә үк утырган һәм бандит иң беренче аңа аткан. Аннары укытучыны, Әмирне атып үтергән. Безгә бу хәбәр кичке бишләрдә килеп иреште. Бүген озатырга да бардык. Яшьлекләренең чәчәк аткан чорында бер гөнаһсыз балаларны җир куенына иңдердек. Җеназа намазын укыганда хәзрәткә дә бик авыр булды. Ирләр дә күз яшьләрен тыеп тора алмады. Иң авыр хәсрәт - ата-аналарга. Газиз балаларын югалткан ата-аналарга Аллаһы Тагәлә сабырлык бирсен. Балаларны җирләү эше яхшы оештырылган иде, җитәкчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Илнар.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X