Авыл клубларына кинолар аз килә. Телевизорлар юк. Чыбыклы радиолар 1957 елларда гына сөйли башлады.
Шунлыктан, авыл халкы үз күңелен үзе күреп яшәде. Яшь-җилкенчәк кичләрен кәнсәләр (контора) тирәсенә җыелып, тәмәке тарта. Көндез булып узган вакыйгаларны яңабаштан, үзләреннән өстәмә-уйдырмалар куеп көлешә. Әле көндездән үк, кемнең салам мунча түбәсеннән төтен чыкканын күреп калган егетләр шунда төнлек тишегеннән кызлар күзләргә китә.
Минем әти 80гә якынлашып килә торган кеше. Кызлар күзләп йөрер чаклары узган. Әмма мунча җене аны да кызыклы гына бер хәлгә юлыктырган булып чыкты. Әти төнгә ябылган абзарларны бикләп йөргән чагында тырма сабына абынып, сыер тизәге өстенә барып төшә. Җитмәсә, ул көнне мунча кереп, әни биргән чиста күлмәк-ыштаннан була. Әнинең: “Күзеңә теге нәстә кергәнме әллә”, – дип сүгүеннән куркып, мунчага юынырга төшеп китә.
Инде кояш баерга җыена, мунчага керәсе кешеләр кереп беткән. Җәйге кич әллә ни караңгы түгел, сукыр лампаны (куыксыз лампа) кабызып тормыйча гына, чалбар балакларын сабынлап юа. Шул чак мунчаның тышкы ишеге шыгырдап ачыла башлый. Үзен әни эзләп төшкән икән дип, аксак аягын буйга сузып, ләүкә астына кереп кача.
Әти беренче гыйнварда туган (үлеме дә шул көннәрдә) һәм яралануы да шул көндә, Мәскәү янында. Аларның частьлары һөҗүмгә күчеп, немецларны 50 чакрымнарга алып аткан була. Немецлар, минометлардан көчле ут ачып, самолетлардан бомба арты бомба яудырып, җирнең шушы өлешен астын-өскә китерәләр. Әтинең тез капкачы чәрдәкләнгән һәм боты буйлап бармак юанлыгы шрамы бар иде. Ул шушы аягын кистермичә, аны марля белән урап, асып йөрткәндәй итте. Әмма бер төймә дару эчмәде, печән дә чапты, лапас-сарайларны да үз кулы белән эшләде һәм сугыштан ирләре кайтмаган хатыннарның бар эшләрен карап торды. Өйләре ава башласа, терәү салды.
Мал-туарларын да чалды, балта-көрәкләрен дә саплап кайрады, тишек итекләренә олтан да текте...
Шулай итеп, әти ләүкә астында ятканда, керүчеләр тавыш-тынсыз гына ләүкә өстенә менеп ята. Бу хәлне сизеп яткан карт фронтовик шактый гына шүрли. Берзаман кыз тавышы: “Балага узсам, тугач аны кем тәрбияләр, кем үстерер?” – дип сорап куя. Ирләр тавышы: “Астагы кеше карап үстерә аны, җаным”, – дип җавап кайтара. Әти боларны танып ала.
Үзен күргәннәр ахрысы дип уйлап, җитмәсә, миннән көләләр дә дип, ләүкә астында җайсыз ятканлыктан ойый башлаган гарип аягын өстерәп килеп чыга да: “Энем, мин үземнең алты баламны тәрбияләдем инде, үзегезнекен үзегез карарсыз”, – дип, өстенә бер чиләк суны коя да, кайтып китә.
Әти ике сугышта катнашса да, сүгенмәде. Бик ачуы килгәндә “нәләт” дип әйткән вакытларын хәтерлим. Ләүкәдә яткан Нәҗип абый белән Нурания апа шул елның көзендә өйләнешә. Тик балалары гына булмый. Күрәсең, мунча иясенә әле тумаган баланы кем тәрбияләргә тиешлеге турындагы сүзләр ошамагандыр. Ә безнең кара мунчаны сорап алып ягучыларның балалары өч-дүрттән ким булмады.
Вакытлар узды, әти, Нәҗип абыйлар инде күптән гүр ияләре булдылар. Минем шушы истәлекләрем аларга дога булып барып иршесен иде. Амин!
Габдулла Исмәгыйлев.
Фото: http://pixabay.tumblr.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар