Әгәр дә кеше Казаннан бик еракта, океан артында Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшәсә һәм туган иленә санаулы вакытка бер айга гына кайтса, барлык дусларын бик сагынып, күрәсе дә килгән булса, сезнеңчә ул нишләргә тиеш?
Әйе, билгеле, барлык танышларын-дусларын бергә җыеп, барысы белән берьюлы күрешергә җай эзләргә. Актаныш кызы, милләттәшебез, соңгы елларда оста тәрҗемәче буларак танылган, һөнәре буенча биофизик Сурайя апа Гайнуллина да, башкалабызга кайткач, шушы юлны сайлап, барлык дусларын Татарстан милли китапханәсенең матур залына үзенең «Еракка китеп кара син. Ерактан кайтып кара!» дигән иҗат кичәсенә дәште.
Татарстан милли китапханәсенең уку залында мондый әдәби музыкаль кичәләр даими узып тора. Алар, гадәттә, берәр шәхеснең юбилеена йә яңа китап тәкъдим итүгә багышлана. Аларның үз тамашачысы да бар: әдәбият яратучы, китап сөюче яше-карты. Сурайя апага багышланган кичәгә дә тамашачы ташкын булып агылды. Бу аңлашыла да, Сурайя Гайнуллинаның авторлары гына да 20гә якын. Үзе тәрҗемә иткәннәрне бик яратып «минекеләр!» дип йөртә ул. Кичәгә дә шул «аныкылар» чәчәкләр, бүләкләр белән килде – әсәрләрен тырышып, җан җылысын биреп, рус телендә сөйләткән тәрҗемәчегә рәхмәт сүзләре. Бу бәйрәмгә баллы телле чәчәк кебек сабыйларның да катнашуы аңа тагын да ямь өстәде.
Кичәнең дилбегәсе танылган алып баручы, эстрадабызның атаклы нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров кулында булуы да аның дәрәҗәсенең югарылыгы турында сөйли.
Актанышта Сөн буенда ике табиб гаиләсендә дөньяга килгән, Дәрвишләр бистәсендә балачагы узган, студент еллары Мәскәү университеты белән бәйле булган бу гаҗәеп ханым, шактый еллар читтә яшәсә дә, гомере буе күңелендә Тукай теленә мәхәббәт саклаган. Аннары ул хис кулына килеп эләккән шигырь китапларын тәрҗемә иткәндә төп ярдәмче булган. Беренче тәрҗемә иткән әсәрләре Хәсән Туфан китабы булган. Бу да тикмәгә генә түгел. Әле яшьлек елларында, Мәскәү университеты студенты булганда ук Хәсән Туфан белән очрашу кичәсе Сурайя туташның язмышын үзгәрткән дә куйган. Равил исемле чибәр егетне күреп: «Сезгә, яшьләр, бергә булырга кирәк!» – дип, кызны аңа озаттырырга җибәргән шагыйрь. Биргән фатихасы бик игелекле була. Алар ике галим: ир белән хатын булып парлы гомерләрен бик бәхетле уздыралар. Бик талантлы галимә кыз үстерәләр. Ләкин кешене эчәсе суы йөртә, диләр. Яңа гасыр башланганда, аларның да эчәсе сулары океан артында булып чыга. Татар галимнәре анда да сынатмыйлар: икесе дә ике алдынгы университетларда фәнни тишеренү эшләре алып баралар. Сурайя апа, терәк күзәнәкләрне өйрәнеп, яман шеш чиренең серен ачарга, аңа дәва эзләргә булыша.
Бер-берсен яраткан, тормыштан тәм-ямь табып яши белгән кешеләргә әҗәл ничектер саграк кыланса, әйбәт булыр иде дә бит... Алай гына булмый шул. Равил абый да, яраткан хатынын, кызын, оныкларын калдырып, һич көтмәгән-уйламаганда бакыйлыкка китеп бара. Кайгыдан канатлары сынган, ни эшләргә дә белмәгән чакта Сурайя апа кулына Хәсән Туфан шигырьләре килеп керә. Равилен югалткач, үзләренә яшьлектә фатиха биргән шагыйрь әсәрләре башкачарак, тагын да тирәнрәк, киңрәк тоела тол ханымга. Ул аларны, татар телен белмәгәннәргә дә укытырга теләп, русчага тәрҗемә итәргә тотына. Һәр юлыннан аксакал шагыйрь үзе карап торгандай, бик зур тырышлык һәм җаваплылык тоеп башкара ул бу эшне. Кайгыларын оныттыра, яңадан дөньяга кайтара торган бик хикмәтле шөгыль була ул. Шуннан башка шагыйрьләрне дә тәрҗемә итә. «Гудзон өстендә җиде муза» дигән ике телдәге тәүге китабы шулай дөнья күрә. Аннары ул бәхеткә шагыйрә Илсөяр Иксанова иҗаты ия була. Соңрак Равилә Шәйдуллина, Роберт Миңнуллин, Булат Ибраһимов... Әйткәнемчә, барлыгы 20гә якын автор. Араларында «мин дә бар!» дип тә горурланып һәм шатланып йөрим.
Китапханәдә узган әлеге кичә чын мәгънәсендә әдәбият һәм сәнгатебезгә һәйкәл куйды дисәк, һич арттыру булмас. Туган телебезгә түбәнсетүле караш уятырга тырышкан, аны икенче дәрәҗәле итәргә маташкан безнең заманда, мондый кичәләрнең әһәмияте тагын да арта. Сурайя апа инде озак еллар чит илдә яшәсә дә,ана теленә шундый авыр чакта, аның язмышы кыл өстендә торганда, аның сагына уяу басып, бик күпләргә матур үрнәк күрсәтте. Тамырларының кая барып тоташканын кечкенәдән белеп үссеннәр дип, ике оныгын да Татарстанга алып кайтып, Болгар җирләрендә сәяхәт иттергән игелекле дәү әни дә ул.
Казанда вакытында Сурайя апаның бер минут та буш вакыты булмый. Шулай да чакырган җиргә бармый калмый ул. Бигрәк тә мәктәпләрдәге очрашуларга. Нәкъ шундый хатирәләргә бай очрашу башкалабызның 101нче мәктәбендә булып узды. Сурайя ханым һәм абыйсы Һарун укыган мәктәп ул. Шуңа да, бусагасыннан узуга, еракта калган мәктәп еллары хатирәсенә чумдылар. Чәчләренә чал кергән ике өлкән кешенең балачак елларын сагынып сөйләүләренең шаһиты булырга миңа да туры килде.
Санаулы вакыт тиз уза. Ул инде кабат океан артында – Нью-Йоркта. Эшсез торырга яратмаган бу «Алла биргән тәрҗемәчебез» үзе белән яңа китапларыбызны алып китте. Тиздән ул аларны рус телендә сөйләшергә өйрәтеп, укучыларыбыз санын гына түгел, татар әдәбиятына, аның язучыларына мәхәббәт тә арттырышыр. Ә аннары җәйләр җиткәч, кабат кояш кебек балкып кайтып та җитәр. Исән генә булсын, берүк!
Рәсемдә: сулдан икенче Сурайя Гайнуллина.
Комментарийлар