16+

Эш акча түгел, ул мәңге бетми

Әгәр ходай кешегә намус бирмәгән икән, димәк, ул хәзинәне юкка исраф итәргә теләмәгән.

Әгәр ходай кешегә намус бирмәгән икән, димәк, ул хәзинәне юкка исраф итәргә теләмәгән.

Сәламәтлек синең белән шөгыльләнә башлаганчы, син сәламәтлек белән шөгыльләнә башларга тиеш.

Бөтенесе дә һава торышының начарлыгыннан зарлана, әйтерсең шуннан башка барысы да яхшы.

Эш акча түгел, ул мәңге бетми.

Еллар узу белән, кеше ахмаклыкларны азрак эшли. Тик аларның сыйфаты яхшырак була.

Социаль челтәрләрдә кайберәүләрнең сагышлы язмаларын укыгач, аларның сөйгән ярларын хәтта мин дә сагына башлыйм.

Туганда, бөтен кеше дә әйбәт була. Аларны бүтән әйбәт кешеләр явыз итә.

Дусларның күбесен үзеңнең начар гадәтләрең нәтиҗәсендә табасың, ә дошманнарны – киресенчә, яхшылыгың аркасында.

Барлык җиңел юллар да түбәнгә илтә.

Соры чынбарлыкта калган бөтен төс тә ал булып күренә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading