16+

Эш милләттә түгел

«Шәһри Казан» газетасының 23 август санында бер укучыбыз «Руска кияүгә чыгыйммы икән?» дип сорап язган иде.

Эш милләттә түгел

«Шәһри Казан» газетасының 23 август санында бер укучыбыз «Руска кияүгә чыгыйммы икән?» дип сорап язган иде.

Интернет сайтыбызда һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләребездә укучыларыбыз аңа киңәшләрен җиткерде.

Әнисә Хашимова: «Юк инде, ике динле семья булмыйдыр ул. Сезгә рухи яктан авыр булачак. Андый тормыш сезгә кирәкме?»

Гөлфинә Маматова: «Алла барыбыз өчен дә бер дисәләр дә, диннәр төрле булу бик зур киртә. Кияүгә бит берникадәр вакытка гына түгел, гомерлеккә чыгалар. Яши-яши, балаларыгыз дөньяга килер, алар ике ут арасында калачак бит. Үзебезнең милләт ир-егетләре арасында да асыллары күп, күңел күзе белән күрә белергә кирәк. Үз фикеремне көчләп такмыйм, һәркем үзе уйлый, үкенергә туры килмәсен дип әйтүем. Кияүгә чыгу – кунакка барып кайту түгел, ныклап уйла! Әти-әниең, туганнарың белән киңәшләш, алар моңа әзерме? Сезгә бит башка милләт кешеләре белән туганлашып яшәргә кирәк булачак».

Сания Носирова: «Казахстанда яшәдек без. Шунда әнием бер авылдашын очратты. Ул хатынның ире татар иде. Ике малайлары, бер кызы булган. Ире аракы эчәргә яраткан. Кызлары 18 яшендә асылынып үлгән. Аннары икенче малайлары да вафат була. Иренең мыскыл иткәненә түзә алмыйча, 70 яшеннән узгач, бу хатын иреннән барыбер киткән. Бер рус кешесе белән танышкан. Монысы хатынны бик яраткан. Үз квартирасын шул хатын исеменә яздырган. Ә хатынның элеккеге ире ялгыз яшәгән, үлеме дә фаҗигале, фатирында үлеп ятканын озак вакыт белмәгәннәр. Бу хатын әле дә исән, яше 90да инде. Кызганыч, рус ире вафат».

Рамилә: «Үз телеңдә сүгеп торучыга караганда, рус телендә «дорогая» дип әйтсә, яхшырактыр дип уйлыйм».

Фәрит Муллахан: «Әгәр мөселман хатын-кыз имансыз иргә кияүгә чыга икән, никахсыз яши икән – зиначы була. Коръәндә дә Аллаһы Тәгалә бу мәсьәләне аерым игътибарга алып, «зиначы ир зиначы хатынга өйләнер, зиначы хатын зиначы иргә кияүгә чыгар», ди (24нче сүрә, 3нче аять). Шуны да онытмаска кирәктер: дөньядагы җәзаларга караганда, ахирәттәге җәза күпкә авыррак. Ә инде олы яшьтә булган зина кылучыларга шәригатьтә аерым бер кисәтү бар: Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә алар белән бөтенләй сөйләшмәс, берсүзсез, җәһәннәмгә билгеләр. Шулай итеп, зина ул – бик зур афәт, чын мәгънәсендә ачы хәсрәт. Нәкъ шуңа күрә Аллаһы Тәгалә «зина кылмагыз» дип кенә әйтми, «зинага якын да бармагыз!» дип катгый кисәтә.Үзебезгә дә, балаларыбызга да, оныкларыбызга да Иманлы ирләр һәм Иманлы хатыннар насыйп булсын, ин шәә АЛЛААҺ!

Розафа: «Беренче ирем татар иде, Рәис исемле. Эчте, алама сүзләр сөйләде. 15 яшькә зуррак хатын белән хыянәт итте. Бергәләп эчәләр иде. Түзәр хәл калмады. Шул хатынны өйгә дә алып кайтты. Шуннан соң бер дә кияүгә чыкмам дигән идем, Аллаһы Тәгалә бик әйбәт, акыллы, тыйнак, чибәр кеше белән кавыштырды. Ул – рус егете. Ике балабыз туды. Аллага шөкер, бер дә үкенмим. Иншаллаһ, Коръән дә укытабыз, корбан да чалабыз».

Исемсез: «Рус егетенә кияүгә чыгып 44 ел гомер иттем. Иптәшемнең вафатына ике ел булды. Эш милләттә түгел, кешенең нинди булуында. Мәчеткә дә йөрдем, намаз да укыйм, ул бер дә каршы булмады. Иремнең урыны ожмахта булсын».

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading