16+

Эше барның – ашы бар

Бездә хәзер көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәннән... Ә бәйрәм бүләксез булмый. Әгәр дә сез кулдан ясаган һәм үзенчәлекле бүләк эзлисез икән, димәк, сезгә Гөлнара Галәветдинова кибетенә барырга кирәк!

Эше барның – ашы бар

Бездә хәзер көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәннән... Ә бәйрәм бүләксез булмый. Әгәр дә сез кулдан ясаган һәм үзенчәлекле бүләк эзлисез икән, димәк, сезгә Гөлнара Галәветдинова кибетенә барырга кирәк!

Юк, бу һич кенә дә реклама түгел. Чөнки Гөлнара – үзмәшгуль, бар нәрсәне дә үз куллары белән эшли, ярминкәләрдә катнаша, интернет кибетен алып бара. Шуңа да ул мактау­га  мохтаҗ да түгел сыман.

– Үземә нинди дә булса шөгыль табарга кирәк иде. Электән үз эшемне ачарга хыялландым, әмма идеяләр җитеп бетмәдеме шунда, вакытмы... Бала ялына чык­кач, буш вакыт та барлыкка килде. Берсендә кечкенә балама исемле булавкага заказ бирдем. Аны кулыма алдым да, кара әле, моны бит мин үзем дә ясый алам, дип уйлап куйдым. Мин кемнән ким, эшләп карарга кирәк, дидем дә кул эшләре белән шөгыльләнә башладым, – ди оста.

Гөлнара кечкенә кызларга чәч резинкалары, төнге лампалар, беләзекләр һәм башка шуның ише кирәк-яраклар ясый. Алай гына да түгел, кайбер әйберләрне ясарга аны кызы этәрә, ә кайчагында үзе дә булыша икән.

Гөлнара ярминкәләргә еш чыгарга тырыша. Чөнки биредә кешеләр, сатып алучылар белән аралашырга мөмкин дип саный.


– Рәсми рәвештә эшләгәндә, начар хезмәт хакы алмый идем, чөнки банкта эшләдем. Хәзер дә керемем шул хезмәт хакыннан ким булмый. Өстәвенә өйдә, балалар белән булу мөмкинлеге дә бар. Декрет ялы тәмамлангач та, эшкә чыгасы килми, кечкенә генә булса да, бүләкләр кибете ачарга хыялланам.
Гөлнара Галәветдинова балалар өчен мастер-класслар да үткәрә. Хәйриячелектән дә читтә калмый ул. Чакырсалар – һәрвакыт ачык.

– Сатып алучылар күбрәк дисбеләргә игътибар итә. Әниләр көненә бигрәк тә бүләк буларак күп алалар. Хәзер уенчыклар да бәйли башладым, – ди оста.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading