Башкорстанның Ишембай шәһәрендә бер ир-ат хакимият йорты каршындагы мәйданда үз-үзенә ут төрткән.
Шаһитләр сүзләренчә, башта чишенгән, үзенә бензин сипкән һәм: “Протест белдерәм, коррупция!” – дип кычкырган. Ә яндырыр алдыннан, кислота эчкән булган, үз-үзенә пычак та кадаган. Вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән янгын сүндерүчеләрне чакыртып, ир-атны коткарып калганнар. Аны хастаханәгә озатканнар. Медицина хезмәткәрләре тикшерү вакытында тәненең 80 процент пешкән булуы ачыкланган.
Зыян күрүченең исеме – Дмитрий Рудов, аңа 39 яшь. Ул моңа кадәр “Газпромнефтехим Салават” ширкәтендә эшләгән һәм күптән түгел эшсез калган булган. Бу акылсыз адымының сәбәбе дә шуннан булырга мөмкин.
Күрше-тирәсе сүзләренчә, ул күптәннән авырган булган, әмма аңа инвалидлык һәм тиешле дарулар бирмәгән булганнар. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгалтылган. Тикшерүчеләр хәзер үз-үзенә кул салуның сәбәбен тикшерә.
Фото: ntv.ru
Комментарийлар