16+

Эшсезләрне дәүләт ташламый

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле, Россиядә эшсезлек арта, дип яза кайбер мәгълүмат чаралары. Әмма Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, ди һәм борчылмаска киңәш итә.

Эшсезләрне дәүләт ташламый

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле, Россиядә эшсезлек арта, дип яза кайбер мәгълүмат чаралары. Әмма Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, ди һәм борчылмаска киңәш итә.

Шулай да, андый-мондый хәлләр килеп чыгып эшсез калсагыз, шуны онытмагыз: дәүләт тарафыннан сезгә минималь хезмәт хакы күләмендә, ягъни 12 130 сум акча түләнәчәк. Элек бу сумма 8 мең сум иде һәм ул ярты ел дәвамында эш урынын югалтучыга түләнелде.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сүзләренчә, соңгы арада аларга бик күп кеше мөрәҗәгать итә икән.

– Без рәсми эшләмәдек, диючеләр дә бар. Аларга да дәүләт пособие түли. Өч ай дәвамында гына һәм андый ярдәмнең күләме 1,5 мең сум гына булачак, – ди урынбасар.

Хәзерге вакытта министрлык дистанцион рәвештә эшли. Әмма эшсезлек буенча пособиене рәсмиләштерү кыенлыклар тудырмаячак.

Моның өчен «Дәүләт хезмәте» порталына кереп, «Поиск работы» дигән сылтама аша теркәлергә кирәк. Шуннан соң яшәү урынындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә паспорт, хезмәт кенәгәсе, белем алу турында документ күчерелмәләре, хезмәт хакы турында белешмә юллау шарт.

Әлеге пособиеләргә моңа кадәр бала ялында булып, әмма эшкә чык­каннан соң эш урынын югалт­кан гражданнар да дәгъва кыла ала.

Эш бирүчеләргә дә дәүләт ярдәм күрсәтәчәк.

– Россия күләмендә эш бирүчеләрнең чыгымнарын компенсацияләү өчен 150 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла. Моның өчен оешма җитәкчесе 9 апрельгә кадәр «Труд всем» сайтындагы «Работа в России» сылтамасы аша кереп, теркәлү узарга тиеш. Бу шәхси эшмәкәрләргә дә кагыла. Теркәлү узган очракта гына дәүләт ярдәмен алырга мөмкин булачак, – дип белдерде Клара Таҗетдинова.

Лилия ЛОКМАНОВА
Фото: pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading