16+

Эстрада йолдызлары элек һәм бүген: кем колагын, кем борынын кыскарткан, кемдер күкрәк белән иренен кабарткан?!

Җырчыларның элекке фотосурәтләрен барлап утырдык әле. Үзгәргәннәр... Əмма бары тик матур якка гына. Киресенчә, яшәргәннәр кебек.

Эстрада йолдызлары элек һәм бүген: кем колагын, кем борынын кыскарткан, кемдер күкрәк белән иренен кабарткан?!

Җырчыларның элекке фотосурәтләрен барлап утырдык әле. Үзгәргәннәр... Əмма бары тик матур якка гына. Киресенчә, яшәргәннәр кебек.

Пластик операция ясатуны рус эстрада артистларыннан гына ишетеп-күреп белә идек. Ə хәзер, әнә - үзебезнекеләр дә алардан калышмый.

Данир Сабировның колаклары белән бөтен интернет дөньясы шау-шу килгән иде.
- Отопластика эшләттем. Ягъни, колакларны матурлар өчен пластик операция. Матур итеп прическа ясатып куйсам да, сул колак ямьсез булып күренеп тора иде. Шул күңелне кырды. Бер колакка гына ясатыйм дип барган идем, табиб икесенә дә эшләргә диде. Урынлы наркоз белән эшләделәр, бер авырту да сизмәдем. Колаклар әлегә төзәлеп бетмәде, әмма нәтиҗә ошый: колаклар тырпаеп тормый хәзер. Артык кыйммәт операция димәс идем. Нишләтәсең, матурлык шулай инде, корбаннар таләп итә.

Дилә Нигъмәтуллинаның борыны үзгәргәнен дә тамашачы шундык сизеп алды. Инстаграмында да ул: «Ниһаять, мин моңа батырчылык иттем», - дип, башка бер әйберне дә аңлатмый пост элгән иде. Мөгаен, анда сүз операция турында баргандыр да.

Гөлназ Асаеваны күкрәк ясатуда гаепләделәр. Əмма җырчы бу сүзләрне ялган, ди һәм кире кага.

- Беренчедән, мин - мөселман хатын-кызы һәм ни өчен мин андый адымга барырга тиеш? Аллам сакласын! Сез башта әниемә, аның тән төзелешенә карагыз! Күрәсең, аңа охшаганмын. Элегрәк ябык, кечкенә кыз булсам, хәзер “түгәрәкләнеп” барам. Ә аннары, миңа бит әле 20 генә яшь... Организм 25кә кадәр үсеш кичерә диләрме әле?!..

Гүзәл Уразова елдан-ел гүзәлләнә генә. Аны бер дә өч бала әнисе дип әйтмәсең! Ул нинди дә булса үзгәреш кичерә калса да, битендәге мөләемлек өсти торган елмаю чокырларыннан аны миллионнар арасыннан танып булачак.

Илсөя Бәдретдинованың матурланганы барыбызга да таныш. Тик, шулай да, "элекке чагың күпкә матуррак иде" дип әйтүчеләр бар икән. Əмма әлеге тән авырлыгы белән җырчы үзен яхшырак хис итә һәм үзенә бу формада булу бик ошый.


Радик Юльякшин Elvin Greyга әйләнер алдыннан тәүдә ап-пакъ тешләр куйдырды. Хәзер аның елмаюы бөтенләй башка төрле һәм меңләгән хатын-кызны нәкъ шул елмаюы акылдан чаштыра да инде.

Ландыш Нигъмәтҗанова да хәзер башка образда чыгыш ясый. Катя Лельныкына охшаган прическасы белән 25 яшьлек кызлар кебек! Кыска чәч Ландышка ныграк килешә икән.


Ə Ришат нинди бар - шундый. Бер җыерчык та өстәлмәгән, операцияләр дә ясатмаган... Мөгаен, ул алтмышта да, җитмештә дә шундый ук булып сакланыр.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ния Гузэл Уразованын да тешлэре турында язып утмэдегез. Анын да бит узгэрешлэре бар. )))

    Мөһим

    loading