16+

Эстрадада конфликтлар арта: бу юлы - Elvin Grey Илдар Хәкимовка каршы

Бу атнада “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт фестиваленә багышланган матбугат очрашуы үтте. Анда  Илдар Хәкимов яшь һәм өлкән буын арасындагы мөнәсәбәтләр, теге яки бу җырчының популярлыгына карата фикерен белдергән иде.

Эстрадада конфликтлар арта: бу юлы - Elvin Grey Илдар Хәкимовка каршы

Бу атнада “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт фестиваленә багышланган матбугат очрашуы үтте. Анда  Илдар Хәкимов яшь һәм өлкән буын арасындагы мөнәсәбәтләр, теге яки бу җырчының популярлыгына карата фикерен белдергән иде.

– Салават Зәкиевич белән Элвин Грей арасында килеп чыккан күңелсез хәлләр турында барыгыз да беләсез.  Салават Зәкиевич та, мәрхүмә Хәния апалар да үз вакытында бер Уфада гына да 25-30лап концерт биргән кешеләр.

Бу – көчле бер буын. Тормыш бер урында гына тормый, буыннар, трендлар, тенденцияләр алышына, яңа юнәлешләр барлыкка килә. Җыр сәнгате дә мода кебек. Бар классик, халык әсәрләре, фундаменталь юнәлеш. Шушыларны сайлаган җырчының иҗат гомере озын була. Салават Зәкиевич утызынчы сезонын җырлый. Ул моңлы татар җырларын башкара. Элвин Грей утыз сезон эшләсен әле. Шуннан соң сөйләшербез.

Рус эстрадасын гына алыйк. Заманында анда да бик популяр җырчылар бар иде. Бүген кайда йөриләр соң алар? Алар бүген бар, иртәгә – юк. Минем, иртәгә Элвин Грей булмас, дип әйтүем түгел. Бары тик ул сайлаган юнәлеш күбесенчә яшүсмерләр өчен уйланылган проект иде. Һәм ул бик уңышлы булды. Мин аннан көнләшмим, чөнки ул минем буын кешесе түгел. Бездән күпкә яшьрәк, - диде Илдар Хәкимов. 

 

Күрәсең, бу сүзләр Elvin Greyга ошамаган. Бүген ул аңа үзенең Инстаграмында җавап язган:

“Илдар, беләсезме, мин Сезне иҗат кешесе генә түгел, гомүмән, кеше буларак хөрмәт итәм. Әмма матбугат конференциясендә әйткән сүзләрдән соң, миңа кызык булып китте: Сез минем янда да әлеге сорауга шундый җавап бирер идегезме? Әгәр дә Сез мине үзегезчә кыерсытырга теләсәгез, белегез, бакчама таш ыргытып, мине тагы да көчлерәк кенә итәсез. Әмма минем Сезнең дәрәҗәгә төшеп җитмим. Сезгә бары тик уңышлар һәм минем ише кешеләргә вакытыгыз калмавын телим.

 

Аннары, “сезон” урында сүз чыккач... 28 яшемә кадәр аз йөрмәдем. Алла боерса, вакыты җиткәч, 50нче сезон да булыр. Ә хәзер 30нчы сезонны һәм Сез мине җырчы дип әйтүегезне көтеп калабыз.

 

Аннары, зинхар өчен, талантлы тормыш иптәшегезгә миннән ялкынлы кайнар сәлам!”

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    КРАСИВАЯ,ХОРОШИЙ ЖЫРЫН БИК МАТУР БАШКАРДЫГЫЗ БИТ АНЫН ХАТЫНЫ БЕЛЭН,КЕШЕ БИК ЯРАТТЫ,АЧУЛАНМАГЫЗ ИНДЕ,ЯРАТКАН ИР КОНЛЭШЭ ТОРГАНДЫР.АНДЫЙ ВАК ТОЯК ЭЙБЕРЛЭРГЭ ВАКЫТЫГЫЗНЫ ЭРЭМ ИТМЭГЕЗ РАДИК.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Все перепутали,поставили с ног на голову,не Радик выступил против Ильдара,а Ильдар выступил.Ответ Радика переписан на лад журналистов.Лишь бы кинуть читателям очередную тему для перепалки.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец Радик улым , кем сон ул Илдар Хэкимов, хатынынын юбкасы артында йоруче бэндэ. Ни тавыш, ни мон юк.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гузэл булмаса узен дэ ерак китэлмэс иден

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ни очен дореслекне анламыйсыз? Илдар олы шахесне зурлап кына язды,а Радикка килганда жырласын купме кирак,но олыларны хормат итарга ойрансен!Кем бела иртага нинди хал булуын,ДУС ЯШАРГА КИРАК!

            Мөһим

            loading