16+

Эт елында этләнеп яшик?!

Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.

Эт елында этләнеп яшик?!

Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.

Кешенең язмышы күпмедер дәрәҗәдә исеменә бәйле булган кебек, бу үзенчәлек елларны да читләп узмаган бугай: узганында әтәчләнеп тә караган идек бераз, быелгысында этләнербез, ахры.

Америка

Узган елга бераз йомгак ясап, дөньякүләм сәясәткә кагылып китсәк, Россия Көнбатыш тәрәзәләрен ябып, тулысынча диярлек Көнчыгышка борылып бетә язганда гына, әле ярый АКШның президенты Дональд Трамп килде диясе килә кайвакыт. Көнбатышның ничә елдан бирле Россияне изоляцияләргә тырышуы чынга ашар төсле иде, Трамп үзе үк эшне «боза» да куя. Узган ел Ак йорт хуҗасы Европадагы күп кенә әшнәләре – беренче чиратта Германия белән мөнәсәбәтләрне бозуга иреште. Аның администрациясенең Европа энергетика куркынычсызлыгы сорауларына тыкшынуыннан күпләр канәгать түгел. Германия, Австрия һәм башка кайбер дәүләтләрдән аермалы буларак, газны океан артыннан сатып алучы Польшаны гына бу сорау борчымый.

Моңардан тыш, Иерусалимны Израильнең башкаласы дип атап, гарәп дөньясының нәфрәтен үзенә таба борды АКШ президенты. бу уңайдан аңа Бөекбритания белән Франция дә каршы чыкты. Иранны террорчылар спонсоры дип атап, Трамп әлеге дәүләтне атом-төш программасын дәвам иттерү дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкин диләр белгечләр. Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын турында «Ракета-кеше үзен һәм халкын юк итәргә карар кылган» дип белдергәннән соң, «Американың акылдан шашкан карты» дигән җавап белән бергә Вашингтон һәм Сан-Францисконың көлгә әйләнәчәге турында кисәтү дә алды.

Шул рәвешле, Дональд Трамп тегендә-монда кысылып йөреп, Көнбатышны бер йодрыкка җыйнап, Россиягә каршы куеп бетерә алмый, дуслашырга да ашыкмый. Аның командасы ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне тулысынча бозып, санкция һәм салкын сугыш сәясәтен ашкынып кораллануга китереп җиткерде. Әмма ул мәңгелеккә Ак йортның хуҗасы итеп сайланмаган, бу дәүләттә президентлар алышынгалап тора, «бәлки чираттагысы безгә йөзе белән борылыр» дия-дия, гомерләр үтеп китмәсә инде. Гыйнвар аенда Россиядәге «начар егетләр»нең исемлеге әзер булачак, тиздән аларны без дә беләчәкбез. Ул исемлекләр шулхәтле еш төзелеп, артып тора ки, бездә «яхшылар» калмады да, ахры.

Тышкы сәясәт

АКШ белән бозылган мөнәсәбәтләрне Европа бәрабәренә тулыландыру бәхетенә дә ирешелмәде. Франциядәге президент сайлаулары өметләрне акламады – хакимияткә Мәскәү белән «дуслашырга» атлыгып тормаучы Эммануэль Макрон килде һәм мөнәсәбәтләр яхшыру ягына борылмады. Шундый ук хәл берничә ел Германия белән дә күзәтелә, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр элек Европада даимилек нигезе булса, хәзер үзара күңел кайтаргыч һәм шикләнү күренешенә әверелеп бара. Көнчыгыш өлешеннән тыш, үз мәшәкатьләренә баткан Европа бүген Россия белән аз кызыксына. Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрдә уңышсызлыкның төп сәбәпләренең берсе – Донбасстагы хәрби низагның дәвам итүе. Мәскәү өчен бернинди файдасы булмаган атышулар Киевка үзен «агрессия корбаны» итеп күрсәтү мөмкинлеген генә арттыра.

Россия президентының Донбасска БМОның тынычлык гаскәрләрен кертү һәм низагны Кипр сценариясе буенча туктату тәкъдиме Украина һәм АКШ тарафыннан кире кагылды. Украинаның Россия йогынтысыннан китүен Мәскәү аңлый булса кирәк, моның үз чиратында уңай яклары да бар – газ шантажыннан, Киевны туендырып торудан котылу һ.б., әмма янәшәдә һәрдаим оккупацияләүдә гаепләүче һәм компенсация сораучы 40 миллионлы күрше пәйда булуы белән тиз генә килешә алмаячак. Моны аңлау Украина белән мөнәсәбәтләрдә нәрсә һәм ничек эшләп булганын ачыклау өчен кирәк. Әлегә Сүрия – Россиянең тышкы сәясәттә югары ноктасы булса, Украина иң түбәне булып кала бирә.

Көнбатыш белән чагыштырганда, башка юнәлешләрдә Россиянең тышкы сәясәте бөтенләй үк драмаларга күмелмәгән, ирешелгән уңышлар – Һиндстан белән Пакыстанның Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керүе, Индонезия белән якынаю, Япония белән диалог ачу. Аның каравы, узган ел мәдәният белән спортта «кыйналдык», бу да сәяси каршылыкның бер өлеше булды. Киевта узган «Евровидение»дә Россия катнашмады. 2015 елда Кырымда гастрольдә булган Юлия Самойловага Украина территориясенә керү хокукы бирелмәде. Моның өчен Киев штраф түләсә дә, үз дигәненә иреште. Спорт өлкәсендә исә иң җәнҗаллы вакыйга – Россия җыелма командасын Көньяк Кореяда узачак Олимпиадада катнаштырмау. Моңардан тыш, Россия Сочида узган уеннарда ирешелгән 13 медальдән коры калып, 1нче урыннан 4нче урынга төште. Россия сәясәтчеләрен ул чакта берәү дә ишетмәде, чөнки берни дә эндәшмәгән кешене ишетү мөмкин түгел. Соңыннан йодрык селкеп янаулардан Халыкара Олимпия комитеты бик нык «курыкса» да, карарын үзгәртмәде.

Үзебездә

Сәясәтнең тышкы орбитасын урап чыгып, үзебезгә – Татарстанга кайтып төшсәк, өч мөһим вакыйганы атап үтү җитә: Татфондбанк, Мәскәү белән килешү һәм тел белән бәйле мәсьәлә. Бер ел өчен бу күбрәк кебек, бер-ике генә булганда очраклылык диеп булыр иде, әмма бер-бер артлы өч сынау һәм өч җиңелү очраклылыкка керми. Банк банкротлылыгы «домино» эффектын китереп чыгарды: бер-бер артлы Анкор, Интехбанк, Болгар, Татагропромбанк, Спурт банклары ябылды. Хәзер бу вакыйгаларга анализ ясаучы «белгечләр» шулхәтле күбәеп китте, ни гомер яшәп, аларның янәшәдә генә булганын белми дә йөргәнбез икән: читтәгеләр түгел, үзебезнекеләр болар. Дөресрәге, үзебезнеке булырга тиешлеләр, әмма алар бүгенге вазгыятьтән разый булып, күктән бәхет ишелеп төште дип йөрүчеләр, алга таба тагын да күбрәк тамачак дип өметләнәләрдер.

Бу хәлләр кичә-бүген генә килеп тумаган бит. «Тел бетә» диюдән ары китмәгәннәр, уңлы-суллы тәнкыйть яудырудан узмаганнар нәрсә майтарды? Әлеге ыгы-зыгыларны китереп чыгару өчен тырышучылар социаль челтәрләрдә берләшеп, төгәл сценарий буенча хәрәкәт иткәндә, безнекеләр шул ук социаль челтәрдәге битенә әлифбалы малай сурәте урнаштырды. Тагын нәрсә эшләп була иде, диярсез. Ул әлифба сурәтен килеп терәлгәч кенә ябыштырып куярга түгел, балаңа биреп укытырга кирәк булгандыр бәлки. Чирек гасырлап кына вакыт бар иде. Әмма гаепне үзеңнән эзлисе урында, аны башкаларга тагу күпкә җиңелрәк. Бер сәясәт белгече узган елда, республикадагы хәлләргә бәя биреп, «Этнократиягә хезмәт итүче дәүләт басмалары узган елны пессимистик рухта бәяли, «Татарстанга каршы барган гибрид сугышы» турында үзара килешкәннәр хәтта», дип язса, тел өчен «кайгыртучанлык» күрсәтүчеләрдән мондыйрак сүзләр ишетергә була: «Өстән ни кушсалар – шуны язасыз», «Дәүләт рупоры», «Шәхси газеталар гына чын дөресен яза» һ.б. Сәясәт белгеченең, социаль челтәрдә егыла язып тел өчен «кайгыручылар»ның сүзләрен йөрәгемә якын алып, мин үземне бер мәзәктәге чибәр дә, көчле дә булырга теләп, тегендә-монда ыргылган маймылга охшатып куйдым. Шәхси газета да чыгарган бар, әмма газетада «Бөтенесе дә начар» дип язмыйсың икән, син интернетта фейсбукланучылар күңеленә хуш килә алмыйсың инде. Ирексездән, әллә бөтен акыллы кеше дә фейсбук дигән челтәрдәме икән соң ул дигән фикер туа. Алар бөтенесен белә, акыл өйрәтә, күккә чөя, йә җиргә салып таптый. Менә шундый тиле-миле заманда безгә, кеше булып калу белән бергә, телне саклап калырга кирәк әле. Бер-береңне «чеметкәләп» утыру өчен башка телне дә файдалана алырбыз, әмма үз телеңдә әйткәләшүе дә күңеллерәк шул. Ничек булса да, этләнергә инде, елы шундый булганга гына түгел, чоры шундый.

Фото: animaals.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading