16+

Этсез яши алабызмы, яки янә кеше дуслары турында

Дүрт аяклы дусларыбыз, дибез алар хакында. Әмма дус ул яхшы вакытта гына түгел, авыр чорларны да бергә уза торган җан иясе икәнен генә онытып бетерәбез, төсле. Кайберәүләр фикеренчә, хуҗасыз этләр белән килеп чыккан очракларны матбугат чаралары да бик күпертеп бирә. “Каядыр нәрсәдер ишетәләр дә, шуны кабартып күрсәтәләр”, диләр алар...

Этсез яши алабызмы, яки янә кеше дуслары турында

Дүрт аяклы дусларыбыз, дибез алар хакында. Әмма дус ул яхшы вакытта гына түгел, авыр чорларны да бергә уза торган җан иясе икәнен генә онытып бетерәбез, төсле. Кайберәүләр фикеренчә, хуҗасыз этләр белән килеп чыккан очракларны матбугат чаралары да бик күпертеп бирә. “Каядыр нәрсәдер ишетәләр дә, шуны кабартып күрсәтәләр”, диләр алар...

Татарстанның Иҗтимагый палатасында хуҗасыз калган эт-мәчеләр, аларны карау хакында кабат сүз булды. Әллә бу тема җитдилеге буенча шул дәрәҗәгә барып җитте, әллә инде җәмгыятьнең аңы үсә башладымы, бу утырышта хуҗасыз эт-мәчеләр мәсьәләсен хәл итәрлек тәкъдимнәр яңгырады.

Саннар, саннар, саннар...
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Нугуманов билгеләп үткәнчә, 2020 елда Татарстан территориясендә 10010 хуҗасыз эт һәм мәче тотылган. Тиешле процедуралар үткәрелгәннән соң шуларның 8760сы кире җибәрелгән. 2021 елда тотылган хуҗасыз хайваннарның саны 5245кә җиткән.
“Республика Хөкүмәте хуҗасыз этләрне тоту һәм вакцинация уздыру буенча зур эш алып бара”, – ди Илдар әфәнде. Быел бу максатларга бюджеттан 56 млн сум акча бүлеп бирелгән. Елның инде сигезенче аен башладык, әмма бирелгән бюджетның әле 35,3 проценты гына файдаланылганн. Кызык килеп чыга. Шәхси приютлар: “Без хәйриячелек акчасына гына яшибез, очны-очка ялгыйбыз”, – дип чаң сукканда, дәүләт органнары эш өчен каралган акчаны да тиешенчә кулланмый була түгелме?
2017 елда казнадан бу эшләргә 24,3 млн сум бүленгән булган һәм ул акча 100 процент тотылган. 2019 елда 29,3 млн сумның – 71 процентын, 2020 елда 56,4 млн сумның 81 процентын гына файдаланганнар. Казнадан бүленгән акча геометрик прогрессиядә үсә. Урамда йөри торган хуҗасыз этләрнең саны да  шулай ук. Әмма акча була торып та, бу эшне башкарырлык кеше юк була түгелме?

“Чыгу юлын табарга кирәк”
Түбән Камада һәр икенче фатирда эт яки мәче яши икән. Бу калада хуҗасыз этләргә кагылышлы проблемалар юк диярлек. Шәһәр мэры Айдар Метшин шулай дип саный. Аның фикеренчә, бу, беренче чиратта, шәһәр халкының социаль җаваплылыгы арту һәм дүрт аяклы дусларыбызга ярдәм итү теләге туу белән бәйле.
– Түбән Камада өч приют бар һәм хуҗасыз хайваннарга ярдәм итү фонды оештырылган. Моның финанс ягыннан зур чыгымнар таләп итә торган мәсьәлә икәнен аңлыйбыз. Әмма чыгу юлын табарга кирәк. Беренчедән, бу сорауга комплекслы якын килү таләп ителә. Вице-премьер дәрәҗәсендә система администраторы кирәк”, – ди Түбән Кама мэры.
Айдар Метшин фикеренчә, ведомстволар арасында бу юнәлештә хезмәттәшлек бик түбән дәрәҗәдә.  
– Без комплекслы программа эшләдек. Аның нигезендә, иң элек халыкның хуҗасыз хайваннарга мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртү ята. Хуҗасыз хайваннарга заманча, комплекслы үзәк төзү кирәк. Проекцияләү, бәяләр һәм нормативлар хакында фикер алышканда нишләп безне дә чакырмаганнарын аңламыйм. Тискәре тәҗрибәләрне дә, уңайларын да карарга кирәк. Муниципальара приютларга мин каршы. Бу шәһәрләр өчен чыгу юлы түгел. Район җирлекләре өчен бу, бәлки, уңайдыр. Әмма бер типтагы приютлар булдыру кирәк. 60 млн сум хакында ишеттем, әмма ул мәсьәләне хәл итмәячәк. Бу тере җан ияләре һәм алар да кешеләр кебек үк мөнәсәбәткә лаек, – дигән фикердә Айдар әфәнде.
Сүз уңаеннан, Түбән Камада йортсыз хайваннар саны якынча 3 мең тирәсе исәпләнә.

Этсез яши алырбызмы?
КФУ доценты, эколог Гүзәл Вәлиева фикеренчә, хайваннар теләсә кайсы экологик система әгъзалары булып тора.
– Без хәзер шәһәрләрнең тотрыклы рәвештә үсеше хакында сөйлибез. Шәхсән мин хайванны бу тотрыклылыкның бер компоненты дип саныйм. Урта гасырда Европада нинди хәлләр булганын барыбыз да белә. Дини тәгълиматлардан чыгып, ул чорда песиләрне үтерәләр. Нәтиҗәдә чума башлана, чөнки аны күселәр тарата. Халыкның яртысы үлеп бетә. Хайваннар паразитларның санын, куркыныч чирләрне күчерүчеләрнең күләмен контрольдә тотучылар икәнен дә онытмаска кирәк, – ди Гүзәл Вәлиева.
Эколог фикеренчә, хуҗасыз этләр белән килеп чыккан очракларны матбугат чаралары бик күпертеп бирә. “Каядыр нәрсәдер ишетәләр дә, шуны кабартып күрсәтәләр”, – дип саный галим. Гафу итегез, әмма журналистлар бу мәсьәләне күтәрмәсә, хуҗасыз этләр, мәчеләргә хәзерге вакытта да игътибар булмас иде. Шуңа өстәп, без әле шәхси приютлар хакында язабыз, кешеләрне йорт хайваннарын урамда калдырмаска өндибез, проблеманы чишәргә ярдәм итәбез. Әйе, кайбер очракта бу тема бәлки артык күпертеләдер. Әмма җитәкчелек шундый очракта гына игътибар юнәлтүен исәпкә алганда, бу бөтенләй начар ысул түгел шикелле.

“Халык акча түләргә әзер түгел”
Аксубай районындагы “Вега” хайваннар приюты халыктан җыелган акча хисабына гына көн күрә. Район җитәкчелеге дә ярдәм итә. Приютка нигез салучы Марина Симакова фикеренчә, хуҗасыз хайваннарны үрчетмәүнең бер юлы – аларны кастрацияләү.
– Яңа приютлар төзегәнче, бәлки башта булганнарына ярдәм итәргәдер? Һәр районда приют бар, әмма аңа карап кына, хуҗасыз хайваннар саны кимеми. Безнең приютта гына да 70 мәче һәм 200 эт тәрбияләнә. Аларның күбесен приют янында ук ташлап калдыралар. Бездә мәчеләрне стерильләштерә торган белгечләр бар. Әмма этләрне стерильләштерә ала торганнар юк. Мал табибларына акча бүлеп биреп, аларны укытырга җибәреп булмыймы икән? Халык белән дә аңлату эшләре алып барырга кирәк. Шулай ук дәүләт ветеринария оешмаларына бушлай стериальләштерүгә акча бүлү кирәктер. Чөнки авыл халкы моның өчен акча түләргә әзер түгел”, – дип фикерен җиткерде Марина Симакова.

P.S. Билгеле булганча, 2018 елда ук хайваннарга җаваплы карау турында канун проекты кабул ителгән иде. Канун тулысынча эшләсен өчен үзгәрешләр кертү кирәк, дигән нәтиҗә ясады утырышта катнашучылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading