16+

Европада коронавирусның икенче дулкынына әзерләнәләр. Без генә ул... диңгезләрдә

Европа илләрендә коронавирусның икенче дулкынына әзерләнә башладылар. Россиядәге кебек үк, башка илләрдә дә авыручылар саны кимеми, хәтта арта гына бара икән.

Бу хакта The Guardian яза. Анда язылганча, даими рәвештә авыручылар саны артып тору янәдән чикләү гамәлләрен куллануга китерергә мөмкин. Шунысы да бар, әлеге хәбәр миллионлаган кеше җәйге ялларга китеп, Европа буенча сәяхәт итүләре вакытында ясалган. Шундый ук хәлләр Бельгия, Каталония кебек илләрдә дә күзәтелә икән. Франция хакимияте авыруның яшьләр арасында артуына басым ясаган. Германиядә дә хәлләр мактанырлык түгел. Греция хөкүмәте супермаркетларда гына түгел, социаль дистанцияне саклау кыенлыгы туган башка биналарда да маскалар киеп йөрүне мәҗбүри итмәкче була, дип яза Бизнес-Онлайн.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading