16+

“Фарсель абый татарны бакчалы иткән шәхес”

“Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева бик дөрес билгеләп узганча, Фарсель абый татарны бакчалы иткән кеше.

“Фарсель абый татарны бакчалы иткән шәхес”

“Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева бик дөрес билгеләп узганча, Фарсель абый татарны бакчалы иткән кеше.

– Гасырга бер туа торган зур шәхес иде ул. 84 яшенә җитсә дә, сабыйларча ихлас, эчкерсез, риясыз иде. Андый кешеләр бик сирәк була. Без әле аны сагыначакбыз, ул радиобызның якын дусты иде, – ди ул.

“Яз” нәшрияты директоры Рушания Миңнуллина Фарсель абыйның бакчачылык турындагы китапларын бастырган. Шул вакыттан бирле гаилә дуслары да.  
– Фарсель абый бик зыялы, игътибарлы кеше иде. 8 март көнне иң беренче булып шалтыратып котлый. Бакчада эшләүдән ләззәт, ямь таба иде. Анда баргач, бөтен авыруым беткән кебек була, дип әйтә иде. Кавказ якларында хезмәт иткәндә, ул яктагы халыкның яшелчәне күп ашавын, шуның белән сәламәт тә булуларын күреп, безнең татар халкы да яшелчә ашарга, аны үстерә белергә тиеш дип, шушы эшкә үзе дә ныклап керешкән. Халыкта килгән сорауларны туплап, аларга җаваплар әзерләп, китаплар да бастырып чыгарды, – ди Рушания ханым. 

Китап дигәннән, язучы Айгөл Әхмәтгалиева Фарсель абый турында “Дулкыннар” повестен язган. Ул “Казан утлары” журналында басылган булган, тиздән китап булып та дөнья күрәчәк икән. Фарсель абый белән Айгөл авылдашлар да, туганнар да булып чыкты. 

– Фарсель абый якты күңелле кеше иде. Бик ярдәмчел булды. Малга табынмады, беркайчан да үзен кайгыртмады, халыкка файдам тисен дип яшәде. Шул игелекле гамәлләре аңа оҗмахка юл да ачар дип өметләнәм. Кешенең кадере ул үлгәч кенә арта дибез. Фарсель абыйның авыр вакытларында аны кайгырткан кешеләр күп булды. Якташыбыз, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Фарсель абыйга бөтен шартларны тудырды, район башлыгы Энгель Фәттахов булдыра алганча ярдәм кулын сузды. Тормыш иптәше Венера апа аны сабый баланы караган кебек тәрбияләп торды, – ди ул. 

Актаныш районы идарә аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов сүзләренчә, Фарсель абый кызыклы әңгәмәдәш тә булган. 
– Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була, сөйләшер сүзләр бетми иде. Балалар белән дә тәмләп сөйләшә белде. Актанышка кайтканда, безнең өчен бәйрәм була иде. Авыл урамы буйлап барганда, аның һәр йортында кем яшәве, үзе белгән чордашлары булса, хәлләре белән дә кызыксына иде. Бик итагатьле, игътибарлы кеше булды, – ди ул.

Тагын укырга: “Ирем белән безнең кавышуыбыз Фарсель абый аркасында булды”

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading