16+

Аена уртача 101 мең сум акча алалар. Професионалларның хезмәт хакы ярты миллионга җитәргә мөмкин...

«Ун ел элек нефтьче, икътисадчы, банкчы булып эшләү модада булса, хәзер – программист, уйлап табучы булып эшләү. Бу тармакта уртача хезмәт хакы 101 мең сумны тәшкил итә»

«Ун ел элек нефтьче, икътисадчы, банкчы булып эшләү модада булса, хәзер – программист, уйлап табучы булып эшләү. Бу тармакта уртача хезмәт хакы 101 мең сумны тәшкил итә»

Татарстанда эшләүче IT өлкәсе белгечләре аена уртача 101 мең сум акча ала. Бу хакта «Татар-информ»да узган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын республикада гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Ун ел элек нефтьче, икътисадчы, банкчы булып эшләү модада булса, хәзер – программист, уйлап табучы булып эшләү. Бу тармакта уртача хезмәт хакы 101 мең сумны тәшкил итә», – диде министр.

Аның сүзләренчә, югары уку йортларын тәмамлаучылар башлангычта аена 70-80 мең сум хезмәт хакы ала, ә профессионалларның хезмәт хакы исә ярты миллион сумга җитәргә мөмкин.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсеше өчен мөһим булган уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проектларны игълан итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading