16+

Аборт ясатырга рөхсәт ителгән срокны киметмәкчеләр

Россиядә дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсе - әни булуны һәм балачакны яклау

Россиядә дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсе - әни булуны һәм балачакны яклау

Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты Сәламәтлек саклау министрлыгына хатын-кыз теләге буенча йөклелекне өздерү вакытын 12 атнадан 9 атнага кадәр кыскарту мәсьәләсен карарга тәкъдим итә. Бу хакта Риа-Новости яза.
 
“Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгына: хатын-кыз теләге буенча йөклелекне ясалма туктату вакытын уникедән тугыз атнага кадәр киметү мәсьәләсен карарга”, - диелгән тәкъдимдә.

Шулай ук көчләү нәтиҗәсендә килеп чыккан йөклелекне аборт өчен социаль күрсәтмә буларак карарга киңәш ителә. Моның өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына канунга үзгәрешләр әзерләргә тәкъдим ителә.

Тәкъдимнәрдә әйтелгәнчә, Россиядә дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсе - әни булуны һәм балачакны яклау. Шуңа күрә халыкның сәламәтлеген саклау һәм иминлеген  тәэмин итү өчен туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашырырга кирәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading