16+

Фацелия кырында булдыгызмы әле?

Лаеш районының Сокуры авылы янындагы фацелия кырында фотога төшеп өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз. Берәр атнадан чабып алачаклар икән аны. Хәер, анда фотога төшмәгән кеше калдымы икән әле. Инстаграм кырында шәмәхә төстәге фацелия чәчәген кочаклап утыручыларга гел «абынып китәргә» туры килә. Социаль челтәрләрдә фотографлар халыкны фацелия кырында фотосессия ясарга чакыра.

Фацелия кырында булдыгызмы әле?

Лаеш районының Сокуры авылы янындагы фацелия кырында фотога төшеп өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз. Берәр атнадан чабып алачаклар икән аны. Хәер, анда фотога төшмәгән кеше калдымы икән әле. Инстаграм кырында шәмәхә төстәге фацелия чәчәген кочаклап утыручыларга гел «абынып китәргә» туры килә. Социаль челтәрләрдә фотографлар халыкны фацелия кырында фотосессия ясарга чакыра.

Лаеш юлында да шул ук хәл. Машиналар юлда туктап, колонна хасил итә. Барысы да шул шәмәхә төстәге чәчәк аланына йөгерә. 25 июнь көнне бер кыз да машинасыннан төшеп, шул фацелия басуында фотога төшәм дип юл аша йөгереп чыкканда һәлак булды.

Фацелия дип аталган яңа төр культураны без уйлаганча быел гына чәчмәгәннәр икән. Өченче ел утырталар икән инде аны. Эш шунда – «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» аны быел күбрәк мәйданда чәчкән. Фацелия безнең берничә кырда үсә, дип сөйләде безгә үзәкнең баш агрономы Ленар Кадыйров.

Ул да сүзен иң элек, фацелия турында язмаган газета калдымыни әле, дип башлады. Фацелия аркасында алар үзләре дә популярлашкан икән. Матбугат чаралары тарафыннан игътибар арткан.

Культураның үзенә килгәндә, былтыр ул 120 гектар мәйданда чәчелгән булса, быел ике тапкырга артыграк – 256 гектарны били. Мин аны әллә терлек азыгымы дигән идем. Юк икән, орлыгы өчен утырталар, аннары аны Карелиягә саталар. Фацелия халыкны гына түгел, бал кортларын да җәлеп итә. Аңардан кортлар күп итеп нектар җыя. Ленарның сүзләренә караганда, нектар күләме буенча ул юкәгә генә оттыра. Бер гектар фацелия кырыннан кортлар 180 кг га кадәр бал җыя ала. Шуңа да күп кенә умартачылар корт ояларын кырга якынрак урыннарга китереп куйдылар, ди Ленар. Чәчәк орлыгын сатып алучылар арасында умартачылар да күп икән.

Моннан тыш, фацелия туфракның составын яхшырта, ягъни яхшы черемә булып тора. Аны шул рәвешле чәчү әйләнешенә дә кертеп була. Фацелия үскән урынга икенче бер культураны утыртсаң, ашлама җирдә ул әйбәт кенә уңыш та бирә. Аннары бу чәчәк чүп үләннәренә дә таралырга ирек бирми, ди.
Ленар: «Чәчәкне йолкып алып китүчеләр дә очрый», – дип, аның ике көннән шиңүен әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading