16+

Фазлыевларның Зифа кызлары бәби туенда хәтта ат чабышы да булган!

21нче июнь көнне парлы җырчылар гаиләсе - Алсу һәм Азат Фазлыевларның озак көтеп алган кызлары туды. Гадәттә, балага 40 көн тулгач, бәби туе уздыралар.

Фазлыевларның Зифа кызлары бәби туенда хәтта ат чабышы да булган!

21нче июнь көнне парлы җырчылар гаиләсе - Алсу һәм Азат Фазлыевларның озак көтеп алган кызлары туды. Гадәттә, балага 40 көн тулгач, бәби туе уздыралар.

Кичә Казанның нәкъ үзәгендә, күркәм рестораннарның берсендә Зифаның бәби чәе узды.

Истәлекле бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән танылган актер Руслан Сабиров алып барган. Чарадагы җырчылар - ул Фазлыевларның гаилә дуслары, аларны җырларга түгел, ә бары тик ял итәргә чакырганнар. Ә кем теләгән, ул музыкаль котлавын җиткергән. Видеолардан карап, бәйрәмдә Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина, Айдар Тимербаев, Лилия Биктимерова, Фәдис Ганиев, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Гөлназ Асаева булганын беләбез.

Чарада фокусник-иллюзионист чыгыш ясаган. Татар эстрадасының иң популяр җырларын тере инструментлар белән кавер-төркем башкарган, ә милли биюләр "Сәйдәш" бию ансамбленнән булган. Конкурслар бөтенләй дә булмаган. Аны матур викторина алыштырган. Әлеге бәйгедә бөтен зал рәхәтләнеп катнашкан. Анда кинематогрофиягә, шоу-бизнеска һәм шулай ук Фазлыевлар гаиләсенә кагылышлы сораулар булган. Иң кызык өлеше - интерактив ат чабышы. Экранда берничә ат фотосы чыга. Һәр өстәл үзенә ошаган атны сайлый. Аннары ул атлар чапкан видео экранга чыга. Һәм бөтен кунаклар уз аты өчен кычкыра-кычкыра җан ата башлый.

Ә иң күңеллесе - бәбинең тәүге бәйрәме спиртлы эчемлекләрсез, милли рухта узган. "Кичә искиткеч матур бәйрәмдә, Зифа Азатовнаның бәби чәендә булдык. Җылы, рәхәт, күңелле. Азат белән Алсуның үзләре кебек ихлас булды", - дип язган Илсөя Бәдретдинова. Шундый ук җылы сүзләрне Гөлназ Сәфәрова да, Галиевлар да, Асаева да үзенең Инстаграмында язып калдырганнар.

Фазлыевларны шатлыклы вакыйгалары белән тагы бер кат тәбрик итәбез. Зифа кызлары акыллы, тәүфыйклы булып үссен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайсы мәктәпләрдә нинди билгеләргә укыдыгыз сез? Бәби чәе Кызлары туу хөрмәтенә/Зифа/.

    Мөһим

    loading