16+

Фермер продуктларын өй янындагы кибеттән дә алып булачак

Фермерлар җитештергән продуктларны өй янындагы кибетләрдән дә сатып алып булачак.

Фермерлар җитештергән продуктларны өй янындагы кибетләрдән дә сатып алып булачак.

Заказ биреп китерсәң, очсызгарак та төшәчәк. Шулай ук бу продуктларны ташлама белән алу өчен махсус карта булдырыла. Аны кибетләрнең үзендә бирәчәкләр. Фермер продуктлары сатыла торган кибетләргә җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр тутырылган кәрҗин формасындагы махсус эмблема куелачак.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренчә, авыл хезмәтчәннәре җитештергән продуктларның күләме елдан-ел артып бара. Фермерлар елына 21 млрд, ә шәхси хуҗалыклар 99 млрд сумлык продукт җитештерә.

 – Безнең фермерлар сыйфатлы продуктны күп күләмдә җитештерергә өйрәнде, әмма сатарга әле бик өйрәнеп бетмәделәр. Шул ук вакытта аларда үз продуктларын арадашчыларсыз сату ихтыяҗы да барлыкка килә. Җитештергән товарны сату өчен вакыты да, осталык та кирәк бит әле. Фермерларга ярдәм итү максатыннан атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Интернет челтәре аша сату да оештырылды. Тиздән тагын бер ярдәм чарасы – «Туган як» исеме астында яңа социаль проект барлыкка киләчәк. Бу проект шәһәр кешеләренә өе янындагы кечкенә генә шәхси кибетләрдән сыйфатлы авыл ризыгы сатып алырга мөмкинлек тудырачак, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.
«Авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү буенча компетенция үзәге» директоры урынбасары Ренат Мамаев проект кооперативлар өчен күпкә уңайлы булуын яшерми, аерым фермер алдында кибеткә үз продуктын даими китереп җиткерү бурычы тора, транспорт чыгымнары да өстәлә. Әмма бу әле фермерлар белән эшләмибез дигән сүз. Проектта алар да катнаша ала.

Спикер проектка Балтач, Теләче, Лаеш, Кукмара, Тукай, Саба, Нурлат җитештерүчеләре катнашырга теләк белдерүен, киләсе елдан Казанның йөзләп кибетендә аларның продуктлары сатыла башлаячагын хәбәр итте. Әгәр дә кеше алдан ук казылык, ит, йомырка һәм башка продуктларга заказ бирсә, аны ул 15 процентка кадәр ташлама белән алачак. Шулай ук ташлама бирә торган карточкадан да кулланып була. Бу система әлегә “Казан” агропромпаркындагы “Фермер киштәсе”ндә генә кертелгән.
Бүген анда Кукмара районыннан Фәнис Хәмәтдиновның “Кукмара сөте” продукциясе дә сатыла. Моннан тыш һәр шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 26 меңлек продукция китерелә. “Кукмара сөте”нең сәүдә вәкиле Илһам Хәмидуллин әйтүенчә, бүген Хәмәтдиновның сөт эшкәртә заводында унбер төрле продукция җитештерелә. Аларны үзләрендә һәм күрше районнарда гына түгел, Киров өлкәсенә дә алып барып саталар. Казанга да юл ачканнар. Хәзерге вакытта алты кечкенә кибеткә атнага өч тапкыр 16-18 мең сумлык товар китерәләр.

– Безнең өчен биш-алты кибете булган сәүдә челтәрләренә керү җайлырак, ә аннан да күбрәк булганнарга җитештереп өлгерә алмыйбыз. Аннары кайнатылган сөтне шешәгә, пастерланган сөтне пакетка тутырабыз. Кайбер кибетләрдә анысын да шешәгә тутыруны сорыйлар. Кайсыбер кибетләрдә киресенчә пакеттагы сөт әйбәт сатыла ди. Кибеткә керүнең төрле четерекле яклары бар, – ди ул. – Әмма алга таба атнасына 30-35 мең сумлык продукт алып килеп сату максатын куйдык. Фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга иң зур ярдәм сөт белән итнең бәясен күтәрү булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X