16+

Әфган яралары ямалмаган әле

Әфган яралылары әле сыкраудан туктамады. 10 ел дәвамында барган хәрби бәрелешләр вакытында цинк табутларда кайтучылар да күп булды. Күпләр әле дә ядрә кыйпылчыкларын тәнендә йөртә. Әфганстанда барган барган сугышта хәбәрсез югалганнар да бар.

Әфган яралары ямалмаган әле

Әфган яралылары әле сыкраудан туктамады. 10 ел дәвамында барган хәрби бәрелешләр вакытында цинк табутларда кайтучылар да күп булды. Күпләр әле дә ядрә кыйпылчыкларын тәнендә йөртә. Әфганстанда барган барган сугышта хәбәрсез югалганнар да бар.

Шуларның берсе Мамадыш егете турында төшерелгән фильмны Казан Суворов училищесында укучы яшь курсантларга, «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге әгъзаларына һәм Казан шәһәренең кадет сыйныфы укучыларына күрсәттеләр.

Документаль фильм “Последний бой Ильшата Гарайханова” дип атала. Ул Әфганстанның Бамиан провинциясендә барган каты сугыш барышында хәбәрсез югалган 357 парашют-десант полкы рядовое Илшат Гәрәйхановка багышлана.  Бәрелешләрдән соң аны яралылар арасында да, һәлак булганнар арасыннан да тапмыйлар. Ул вакытта үле солдат да кыйммәтле саналган. Әмма шул бәрелешләр шаһитләре әйтүенчә, совет солдатын юл уңаенда барыбер күмеп калдыралар.

Тик фильм төшерүчеләр геройның каберен таба гына алмый. Әмма Илшатның эзләү барышында булган хәлләргә кабат-кабат әйләнеп кайта алар. Илшатның апасы Алсу Хадиуллина әйтүенчә, алар Илшатны гомер буе менә кайтыр, менә кайтыр дип көткәннәр.  Бер-бер артлы язган хатларына җавап булып Илшатны  эзләтә башлыйлар.  Фильмда сугыш кадрларын да, бүгенге Әфган җирләрен дә күрергә мөмкин. Әлбәттә, фотолар, хатларга сарылып калган истәлекләр, полкташлары хатирәләре фильмны тулыландырып тора. “Илшатның апасы Алсу шалтыраткач, ярдәм кулы сузудан һәм кадерле туганының язмышын ачыклаудан баш тарта алмадым”, – дип сөйли Хәрби әсирләр һәм хәбәрсез югалганнар буенча ведомствоара комиссия белгече Александр Лаврентьев.

Илшат Гәрәйханов 1982 елның августында хәбәрсез югалган. 24 августта бер төркем хәрбиләр, шул исәптән Илшат Гәрәйханов та дошманнар отрядын эләктерү максатыннан засада оештыру өчен билгеләнгән була. Бергә хезмәт иткән Александр Митрофанов, Сергей Прищепа сөйләвенчә, ул көнне югалтулар да, һәлак булучылар күп була. Илшатның да югалганын белеп алалар. Фильмның төшерү группасы Әфганстанда мөҗәһитлар отряды командирының әле һаман исән булуын ачыклауга ирешкән. Алар белән фильм барышында сөйләшүләр алып барыла.

Илшатның фотосын күрсәтүгә, ул теге сугышның ничек узуын, егетнең ничек яралануын һәм мәетенең кайда җирләнүен җентекләп сөйләп бирә. Бамиан провинциясе губернаторы да хәбәрсез югалган солдат турында белеп алгач, Татарстан егетенең җирләнгән урынын казырга рөхсәт биргән. Шуннан соң казу эшләре алып барыла. Ләкин шаһитларның җентекләп сөйләп бирүләренә карамастан, җирләү урыны табуга ирешелмәгән. Ул җирдә зур юл салынуга бәйле, кабернең күмелеп калу ихтималын әйтәләр.

Солдат турында документаль фильм йөзләрчә кешенең иганә акчасына төшерелгән. Әфганстанда Россиядән 260тан артыграк солдатның хәбәрсез югалганлыгы билгеле. Шуларның өчесе –  безнең Татарстан егетләре. Чаллыдан – Юрий Быков, Актаныштан – Хәмбәл Гәмбаров һәм Мамадыш районыннан Илшат Гәрәйханов Әфган җирендә хәрби бәрелешләр вакытында хәбәрсез югалган санала.

Чарада  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасында “Балалар спорты” партия проекты координаторы Ольга Павлова, Татарстан Республикасы хәрби комиссарының ветераннар белән эшләү буенча ярдәмчесе запастагы полковнигы Владимир Любченко, Татарстан иҗтимагый палатасы  белгече, генерал-майор Рим Мустаев һәм Әфган ветераны, полковник

 Мансур Гөбәйдуллин яшь буынга үзләренең теләкләре җиткерделәр.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading