16+

Филүс Каһиров: «Безнең араларны бозу кемгәдер бик кирәк иде»

Бервакыт матбугатта: “Филүс әтисе белән аралашмый икән, аның янына кайтып та йөрми”, - дип язганнар иде. Ни өчен аралары ерагайган, бүген мөнәсәбәтләре ничек икән дип Филүснең үзеннән сорадык.

Филүс Каһиров: «Безнең араларны бозу кемгәдер бик кирәк иде»

Бервакыт матбугатта: “Филүс әтисе белән аралашмый икән, аның янына кайтып та йөрми”, - дип язганнар иде. Ни өчен аралары ерагайган, бүген мөнәсәбәтләре ничек икән дип Филүснең үзеннән сорадык.

– Дөресен әйткәндә, ул күпертебрәк җибәрелгән әйбер иде. Әлбәттә, гаилә булгач, анда ниндидер аңлашылмаучанлыклар була. Ләкин ул вакытта ниндидер зур проблема булды дип әйтә алмыйм. Безнең гаиләгә кереп, безнең араларны бозу кемгәдер кирәк булды ул. Әткәй белән безнең мөнәсәбәтләрне актарып, руслар әйтмешли: “Из мухи слона сделали”.  Янәсе, мин әти күршесендә яшәгән әбигә кунакка кайтам, ә әти янына кермим дә икән. Бу дөрес түгел. Ничек инде әтиеңә кермисең? Авылга кайткан саен мин әнкәйгә дә, әткәйгә дә, әбигә дә керәм. Бервакытта да берсен дә игътибарсыз калдырганым юк.  

Андый аңлашылмаучанлыклар бар гаиләдәдә була, монда аптырыйсы түгел. Проблеманы хәл итү өчен, шул ук вакытта, җаен да таптык. Артык авыр булмады ул, бар да җайланды. Әйтәм бит, бу бер кешенең эше иде. Миңа шул рәвешле авырлыклар эшләмәкчеләр иде. Белмим, начар исем тагасылары килдеме икән?! Миңа калса, аларның теләкләре барыбер тормышка ашмады. Ялган, дөрес булмаган әйбер озак яшәми ул. Барыбер беркөнне дөреслек җиңеп чыгачак.

Бүген бар да яхшы. Кунакка йөрешеп, аралашып яшибез. Күз генә тимәсен.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Котырган эт хавага карап оргэн белэн, Куктэ торган айнын нуры китмэс.

    Мөһим

    loading