16+

"Финико"дан зыян күрүчеләр арасында Кытай, Европа илләре, АКШ, Канада, Австралия кешеләре бар"

Узган ел Татарстандагы 9 финанс пирамидасы буенча 7 җинаять эше кузгатылган.

Узган ел Татарстандагы 9 финанс пирамидасы буенча 7 җинаять эше кузгатылган.

Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин депутатлар каршында хисап тотты. Соңыннан парламент вәкилләре сорауларына да җавап бирде.

Мисалга, Хафиз Миргалимов цифрлы фиксацияләү буенча соравын җиткерде.

“Административ, психологик, оештыру ягыннан файдасы бармы, әллә инде машина йөртүчеләр кесәләренә генә сугамы?”, - дип кызыксынды Хафиз әфәнде.

"Юлларда  җайланмалар урнаштыру –- безнең акча эшләү максатыбыз түгел. Төп мәсьәлә — куркынычсызлык. Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз: кайберәүләрнең кесәсенә сукмасаң, аңлый белмиләр. Шуңа да биредә куркынычсызлык акча белән бәйле, телибезме сез моны, юкмы”, - ди Артем Хохорин.

Министр сүзләренчә, “М-7” трассасында уртача тизлекне төшерә торган камералар урнаштырганнан соң гына юл һәлакәте очраклары 10 тапкырга кимегән. Ә Югары суд камералар дөрес урнаштырылмаган дигән карар чыгарып, җайланмаларны алганнан соң аварияләр очраклары тагын арткан. Шуңа да камералар урнаштыруны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, ди Хохорин.

Парламент вәкиле Фәнил Баһаутдинов “Финико” һ.б. финанс проблемалары буенча эшләрнең ничек баруы белән кызыксынды.

“Моннан бер ел элек шул мөнбәрдән чыгыш ясаганда, “Финико”га каршы җинаять эше кузгатылуын әйткән идем инде. Тик күпләрне бу туктатып калмады, минем чыгышымнан соң да кешеләр анда акчаларын илтте”, - ди хокук сакчысы. Яңалыкларга килгәндә, финанс пирамидаларына кагылышлы эш хәзергә Мәскәүдә икән һәм бу юнәлештә 8 тикшерүче эшли. Моңа өстәп, Татарстанда да өч тикшерүче шул юнәлештә эш алып бара.

"Безгә күп мөрәҗәгатьләр килә. Зыян күрүчеләр арасында татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләре кешеләре, Кытай, Европа илләре, АКШ, Канада, Австралия кешеләре дә бар”, - диде Артем Хохорин.

Сүз уңаеннан, узган ел Татарстандагы 9 финанс пирамидасы буенча 7 җинаять эше кузгатылган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading