16+

Фирдүс Тямаев: "Башымны иеп гафу үтенәм". Яки нигә Фирдүсне Башкортстанда җырлатмыйлар?

Җырчыга күрше республикада концерт куярга рөхсәт бирмәгәннәр. "Минем халык белән бергә Шиханны яклавым җинаятьме?", дип ачына җырчы.

Фирдүс Тямаев: "Башымны иеп гафу үтенәм". Яки нигә Фирдүсне Башкортстанда җырлатмыйлар?

Җырчыга күрше республикада концерт куярга рөхсәт бирмәгәннәр. "Минем халык белән бергә Шиханны яклавым җинаятьме?", дип ачына җырчы.

Инстаграм битендә ул: "Башкортстан республикасының Кыргыз Миякә халкы алдында башымны иеп гафу үтенәм!!!
Кама Тамагыннан  Кыргыз Миякәгә 700 км юл!!!

Бүген Башкортстанның Кыргыз Миякәдә безнең концерт булмады. Халык урамда калды. Мәдәният йортында утны сүндерделәр. Подвалда су, шуңа "короткое замыкание" булмасын өчен ут сүндерелде диелде. Бу - концерт башлануга бер сәгать кала булган хәлләр. Әмма үзем тикшердем - подвалда барысы да тәртиптә иде. Ялган сөйләү концертны булдырмас өчен уйлап чыгарылган иде бу хәлләр. 

Соңгы вакытта безгә Башкортстанда  концертларны оештыру авырлашты. Сәбәпләре генә аңлашылмый. Бүген тамашачыларым белән урамда калуым беренче тапкыр иде гомеремдә. Без төрлечә сораштык һәм 2020 елда минем Куштауны яклавым аерым кешеләргә охшамаган булып чыкканын җиткерделәр. 

Минем халык белән бергә Шиханны яклавым җинаятьме? Мин әле дә ул тау - табигатьнең йөзек кашы, без барыбыз да Башкортстанның табигать һәйкәлен күз карасыдай сакларга тиеш дип уйлыйм. Аны яклау -  намус эше. Халык аны яклады, хакимият тә ахыр чиктә үзе дә шул фикергә килде. Әмма вакыт узу белән миннән бу рәвешле үч алу никадәр гадел?

Чыннан да  ни өчен миңа Башкорстанда  үзгә мөнәсәбәт булганына төшенеп бетә алмыйм. Башкортстан хакимиятендә эшләүче хөрмәтле әфәнделәр, бу ялгышлыкмы, әллә чыннан да миннән үч алуга урын бармы?" - дип язган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading