16+

Фирдүс Тямаев хатынына иптәш эзли

Шулай дип Инстаграмына видеохәбәр куйган. Əлеге иптәш җырчы гастрольләрдә булган чорда Резидәгә ярдәм итәр өчен кирәк. Төгәлрәк мәгълүматны алыр өчен Фирдүснең үзенә шалтыраттык.

Фирдүс Тямаев хатынына иптәш эзли

Шулай дип Инстаграмына видеохәбәр куйган. Əлеге иптәш җырчы гастрольләрдә булган чорда Резидәгә ярдәм итәр өчен кирәк. Төгәлрәк мәгълүматны алыр өчен Фирдүснең үзенә шалтыраттык.

- Əлеге урынга дәгъва кылучылар бармы соң?
- Игъланны куйган көнне үк бик күп яздылар, шалтыраталар. Əлегә сайланабыз.

- Ул ярдәмче нәрсә белән шөгыльләнәчәк соң?
- Тиздән мин гастрольләргә чыгып китәм, ә Резидә өйдә берүзе ике бала белән кала. Садикка да илтешсә, кайвакыт кечкенәсе белән утырып торса... Нянька дип кенә атамыйбыз, чөнки хуҗалык буенча да ярдәме кирәк булачак. Мәсәлән, кибеткә барып кайту...

- Эш хакын күпме дисез?
- Анысын сөйләшербез. Бүгенге көнгә кадәр әле берсен дә үпкәләткән юк. Уртак тел табарбыз дип уйлыйм.

Сүз дә юк, танылган булгач, әлеге эзләнүләр берникадәр авырлыклар тудыра. Бәлки, кемнеңдер безнең кайда һәм ничек яшәгәнне күрәсе киләдер һәм ул шуның өчен генә эшкә урнашмакчыдыр... Кешене белеп бетеп булмый бит.
Əмма безнең гаиләнең бернинди дә серләре юк. Минем, гомумән, эчемдәге - тышымда. Əни белән хатын да: «Син берәр сер булса да тота беләсеңме?!» - дип ачуланалар.
 
- Һәм соңгы сорау: әлеге ярдәмче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Хатын-кыз булсын. Чөнки кайчак бәлки куна калырга да туры килер. Тәмәке тартмасын, эчмәсен. Гади һәм җитез булсын. Шул сыйфатлар.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эниегез булыша алмый мени? Эйгэ чит кеше кертуне кирэк санамыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыс байса чиркау салдыра татар байса...........?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алсу кайда киткэн

        Мөһим

        loading
        2
        X