16+

Фирдүс Тямаев төпчек улының фотосурәтен күрсәтте

Бүген - уллар көне. Шул уңайдан Фирдүс Тямаев Инстаграмына котлау элгән һәм беренче тапкыр төпчек улының фотосурәтен күрсәткән.

Фирдүс Тямаев төпчек улының фотосурәтен күрсәтте

Бүген - уллар көне. Шул уңайдан Фирдүс Тямаев Инстаграмына котлау элгән һәм беренче тапкыр төпчек улының фотосурәтен күрсәткән.

– Күптән түгел икенчегә әти булдым, улыбыз Кәрим туды. Раян абыйсы башта бу хәбәргә шатланмады, аңа игътибар азрак булыр дип борчылды һәм көнләште. Ә хәзер тынычланды, чөнки барыбер күбрәк аның белән булырга, аның теләкләрен кире какмаска тырышабыз. Кафега да алып барабыз, уен майданчыкларына да, җәнлекләрне бик ярата – зоопаркларга йөрибез.

Әмма улымны артык очындырмыйм. Аннары, ул үзе дә әдәпсез бала түгел. Кибеттә сораса, бер шоколад сорый инде. Артыгы кирәкми. Уенчык та сорап йөдәтми. Булган ташбака һәм динозаврлары белән уйный. Тыныч бала, өй туздырмый. Чисталыкны ярата: киеменә берәр тап тисә дә, шундук алыштыра. Минем күз-карашымнан куркып тора. Күз-карашы түгел, телефоннан ниндидер сәләте бар дип аерып әйтергә әле иртәрәк. Әле аңа бар да кызык, бар нәрсә белән дә кызыксына. Бәлки быел бокска бирербез дигән уй бар. Мин үзем дә көрәшкә йөрдем, егет өчен кирәк әйбер ул. Гомумән, малай кеше сугышып үсәргә тиеш. Җәйне авылда уздырды: урамда уйнады, сугышты рәхәтләнеп. Алар кызлар кебек елак булырга тиеш түгел. Әле кичә дә кибеткә барганда егылып борынын авырттырган иде, канын сөртеп кенә алдык та батырлык күрсәтергә теләп еламадык. Жәлләп утырыш юк. Эндәшсәм, шул җитә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading