Шәһри Казан

Фирдүс Тямаевны октябрьгә кадәр Башкортстанга кертмәскә?!

"Уфа, гафу үтенәм. 25 апрель концерт булмый, бүген шундый хәбәр килде. Алай гына да түгел, октябрьгә кадәр Тямаевны Башкортстанга кермәскә диеп әйтелде!", - дип мөрәҗәгать итә җырчы тамашачысына.

Фирдүс Тямаевның Башкортстанда узарга тиешле башка концертлары да узмаячак. Җырчы бу хакта үзе хәбәр итте. 

"Моңа кадәр директор белән килешенгән иде, рекламалар бирелгән. 25 нче апрельдә буласы концертка тәки аяк чалдылар. Ай ярым билетлар сатылды. Ярты зал тулган, бүген сатуны туктаттылар. Аларның үзләренең чарасы булган икән!

Ярар, дуслар, кәефне төшермибез! Рөхсәт биргәч килербез, бер елданмы, ике елданмы.

Гади артистлар белән булышып яткан җитәкчеләргә башка сүзем юк, молодцы!

Ә Башкортстанда яшәүче тамашачыма зур рәхмәт! Баш иям сезнең алдыгызга! Хөрмәт итәм, яратам!

Сиңа пиар кирәкми - минем халыкка концерт куясым гына килә!", - дип язган Фирдүс Тямаев. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 6 апрель 2021 - 18:22
    Без имени
    Фирдус бик борчылма концертлар Башкортлар кертми дип, ярар Татарстан зур бар жирде сине яратып каршы алалар, Карабашка кил, куптен килмеден Бугульма районы, котебез
  • 5 апрель 2021 - 21:20
    Без имени
    Фирдус! Кертмэсэлэр узлэренэ упкэлэсеннэр! Узебезгэ Нурлатка кайтып концертларынны куй, без сине бик яратып тынлыйбыз!
  • 5 апрель 2021 - 16:00
    Без имени
    Татарстанга килеп кеше булганнарын белмилэр
  • 5 апрель 2021 - 15:54
    Без имени
    Авылына кайтып башка куеп кил,