16+

Фәнис Яруллин: «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш»

Фәнис Яруллинның тууна 80 ел тулды

Фәнис Яруллин: «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш»

Фәнис Яруллинның тууна 80 ел тулды

Алтыннан кече түгел мин,
Ипидән олы түгел.
Үлемнән көчле түгел мин,
Тик язмыш колы түгел.

                      Фәнис Яруллин

Тормыш гаделлектән генә тормый. Кемгәдер бәхет өеп бирелә, бар тормышы диярлек ак төсләрдән генә тора. Ә алар аның кадерен белмиләр: зарланалар, юк өчен дә кайгыга чумалар. Икенчеләрне язмыш зур сынаулар алдына куя. Беренче карашка, көч җитмәслек, кеше күтәрә алмаслык авырлыклар белән сыный. Ә алар бирешмиләр, теш-тырнаклары белән, үз бәхетләре өчен көрәшәләр. Һәр аткан таңга, юл буенда үскән гади генә чәчәккә, язын исеп киткән җылы җилгә, иртәләрдә сайраган сандугач тавышына сөенә беләләр. Язмыш тартып алган бәхетләрен үзләре эзләп табалар, җимерелгән хәрабәләрне үз куллары белән торгызалар.

Фәнис Яруллин – үз бәхетен әнә шулай кыенлык белән тапкан кеше. Аның әсәрләрен укыганнан соң хәйран каласың. Нинди генә темаларны яктыртмаган да нинди генә сорауларга җавап эзләмәгән ул аларда. Күңелдә бер сорау туа: гомерлеккә урын-җиргә бәйләнгән кеше ничек бездән мең тапкыр күбрәк күргән икән? Ничек дөньяның барлык нечкәлекләрен дә тоя, аңлый белгән икән? Ул бит әле аңлап кына да калмый, кешеләрнең җаннарына, йөрәкләренә үтеп кереп, тетрәндерерлек итеп яза да белә. Болай язу өчен иң элек үзеңә дә дөньяны йөрәк белән тоярга, күңел күзләре белән күрергә кирәктер. Ә Фәнис абый ул һәр әсәренә күңел җылысын, җан ачысын, йөрәк ялкынын биреп яза. Шуңа күрә аның әсәрләрен укыган бер кеше дә тыныч кала алмый. Йә шатланып көлә, йә кызганып елый.

Менә мин дә аның китабын кулыма алам да хисләр дәрьясына чумам кебек. «Кайту» повестен укыганда, япь-яшь килеш һәлак булган Олегның кабере янында яшь коям. Җир шарында сугышларның шулай күп булып, анда бер гаепсез күпме кешенең гомере өзелгәнгә җаным әрни. Бездән чак кына зуррак булган 18-19 яшьлек егетләрнең вәхшәт эченә эләгеп, тәннәре дә, күңелләре дә яраланганга ачуым килә.
«Чәчәкләр моңы» әсәрен укыганнан соң, ятим балаларны кызганып, йөрәгем телгәләнә.Үз балаларын кирәксез әйбер кебек ташлап киткән аналарны уйлап, җаным кайный. Бу дөньяда гаиләм, әти-әнием барлыгына сөенеп туя алмыйм. «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен укып, Фәнияр белән бергә әле тирән өметсезлеккә биреләм, әле саф хисләр дулкынында чайкалам, нинди генә авыр хәлдә дә бирешергә ярамавын аңлыйм. Ә аннары «Язмышлар язылганда» повестендагы Фәйрүзнең маҗараларыннан көлеп, күңелемә ял алам.

Фәнис абыйның шигырьләре дә үзе бер дөнья бит. Мин аның кыска гына шигырь эченә шундый зур мәгънә салып яза белүенә таң калам. Шаян шигырьләрен укыйм да шундый авыр хәлдә булып та шат күңелле, җор телле булып кала алуына сокланам. Шигырьләрне укып, туган ягымның матурлыгын Фәнис абыйның күзләре белән күргәндәй булам. Ык буеның матурлыгына, һәр талына, һәр чәчәгенә сокланырга өйрәнәм.
Фәнис Яруллин кебек шәхеснең минем туган авылымда туып-үсүе белән мин бик горурланам. Аның иҗаты онытылмасын, китаплары халык арасында таралып, ак чәчле әбиләр дә, акыл иясе картлар да, яшьләр дә, балалар да Фәнис Яруллинның әсәрләреннән үзләренә җаннарын яктыртырлык куаныч алсыннар иде дип телим.

Язмамны бүгенге авыр, катлаулы заманда һәр кешенең яшәү девизы булырдай, Фәнис абыйның тормыш тәҗрибәсеннән алып язган сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиренә төш. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек».

Айназ Нуретдинова, Баулы районы, Кызылъяр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading