Шәһри Казан

Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилее эстафетасын мәктәп башлады

Татарстанның халык язучысы, татарның каһарман улы Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилее эстафетасын башкалабызның 103нче мәктәбе башлап җибәрде.

Бу очраклы гына түгел, 2008 елдан башлап биредә Фәнис Яруллин музее уңышлы эшләп килә. (Бу хакта газетабызның Фәнис Яруллинга багышлап чыгарылган махсус җомга 9 февраль саныннан тулырак укырсыз). 8 февраль көнне бу мәктәпнең актлар халында “Мин тормышка гашыйк” дигән әдәби музыкаль искә алу кичәсе булды.

Реклама

Балалар, укытучылар, директор Ринат Хәбибуллин да үз мәктәпләренең Фәнис Яруллин исеме белән бәйле булуына горурлануларын яшермәделәр. Моны килгән кунаклар да тойды. Алар бик дәрәҗәле иде. Фәнис аганың хатыны Нурсөя апа, халык шагыйрьләре: Роберт Миңнуллин белән Рәдиф Гаташ Һәм журналистлар. Әлеге мәктәп укучылары башлангычтан башлап, өлкән сыйныфларга кадәр Фәнис абыйның шигырьләрен тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп сәнгатьле сөйләделәр, җырларын яңгыраттылар милли биюләр биеделәр. Яшь артистлар Фәнис Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәреннән өзекләр уйнаганда олысының да кечесенең дә күзләрендә яшь иде. Чыгыш ясаучы укучыларның бернинди акцентсыз татар телендә сөйләүләрен ишеткәч, (ә моңа телгә хөрмәт булганда гына ирешеп була) бу мәктәптә туган телебез сагына әдип үзе, аның рухы басканын аңладык. Килгән кунаклар Фәнис Яруллин иҗатына мәхәббәт уятканнары, аның үлемсез исемен балалар телендә киләчәккә алып барырга  омтылганнары өчен укытучыларга һәм җитәкчегә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Кичәдә булган һәркем: тамашачы да, катнашучы да олы тәҗрибәле әдиптән тормыш дәресләре алгандыр.

Бүген укучылар башлаган эстафетаны итәгә Татарстан Язучылар берлеге һәм киң җәмәгатьчелек үз кулына ала. 18 сәгать 30 минутта Филармониянең концертлар залында  әдипнең юбилеена багышланган зур кичә булачак. Керү ирекле.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 27 май 2018 - 11:42
    Бакча җиләген ничек туендырырга? 1 стакан көлгә 1-2 литр кайнар су салып суытырга. Шуңа 2 гр марганцовка, 2 гр бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод өстәп, яфраклар чыланганчы сибәргә.
    46
    0
    1
Ночной режим