Шәһри Казан

Фәннүр Мөхәммәтҗанов: "Никахыбызга кайтканда, юл һәлакәтенә очрадык"

Г.Камал театры артисты, татар фильмнары актеры Фәннүр Мөхәммәтҗановның хатыны Илүзә белән гаилә коруларына 7 ел булган. Бу уңайдан Фәннүр социаль челтәргә никах фотосын урнаштырды. Тик фотода кияү белән кәләшнең икесенең дә куллары гипста...

“2016 елның 10 гыйнварында никахыбызга кайтып барганда, Әлмәткә җиткәндә, каты юл һәлакәтенә эләктек. Нәтиҗәдә аяк-кулларны гипсладылар... Безнең фотограф та, каршы якка килгән машина йөртүчесе дә реанимациядә ятты. Ниятләгәч, никахны уздырдык. Авыр булса да, түздек. Нишләтәсең бит, язмыштыр инде. Хәзер Аллаһка шөкер, Илүзә белән 1 һәм 5 яшьлек ике кыз үстерәбез. Юлларда исән-имин йөрегез, сак булыгыз, син булмасаң, сиңа килеп керергә мөмкиннәр”, - дип сөйләде безгә Фәннүр.

Фәннүр белән Илүзәне никах көннәре белән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!

Реклама


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: