16+

Фоат абыйның пәке ярдәмендә матурлык тудыра алуына ышанып та булмый

Уч төбенә генә сыярлык йортлар, мәчетләр, сувенир арба һәм мотоцикллар... Чаллыда яшәүче 69 яшьлек Фоат абый Закиров гадәти булмаган шөгыль сайлаган. Агачтан төрле сувенирлар ясый.

Фоат абыйның пәке ярдәмендә матурлык тудыра алуына ышанып та булмый

Уч төбенә генә сыярлык йортлар, мәчетләр, сувенир арба һәм мотоцикллар... Чаллыда яшәүче 69 яшьлек Фоат абый Закиров гадәти булмаган шөгыль сайлаган. Агачтан төрле сувенирлар ясый.

Фоат абый тумышы белән Саба районы Сабабаш авылыннан. Балачагыннан ук агач эшенә хирыс булган. Башта Саба урман хуҗалыгында эшләгән. Аннары хәрби хезмәткә баргач та, урманчылыктан килгән егет агач эшен белми калмас дип, аңа балта тоттырганнар. Беренче эшләрен армиядә чакта ясый башлаган ул. Өйләнеп Чаллыга кайтып төпләнгәч тә, бу шөгыленең кирәге чыккан. Балалар бакчасына йөрүче кызларына агачтан төрле кул эшләнмәләре ясаган.

Шырпыларны җилем белән ябыштырып, ярты метр биеклектә итеп өйгән «Сөембикә» манарасын да хәтерли әле ул. Аен да куйган булган. Аннары пәке белән төрле рюмкалар ясауга күчкән. Шундый савытлары 50дән артып киткән. Тора-бара агачтан чаналар, көрәк, балта, тәгәрмәч, арбалар тудырган. Барысы да бик кечкенә, сувенир формасында.
– 90нчы елларда тел, милләт күтәрелеше вакытында балалар бакчасыннан татар аш-су бүлмәсен ясавымны үтенделәр. Бәләкәй чәнечкеләргә кадәр агачтан ясаган идем,– дип искә ала Фоат абый.

Аның 40ка якын эше Саба урман хуҗалыгы музеенда саклана. Сувенир ат сөрәненә кадәр бар анда. Кайбер эшләрен туган авылындагы мәктәпкә, Чаллыдагы туган якны өйрәнү музеена бүләк иткән.

Хәзер Фоат абый мәчетләр белән кызыксына. Аксубай районының Яңа Ибрай, Теләче районы Иске Җөри авылы мәчетләрен ясаган ул. Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылындагы Каюм Насыйри мәчете дә әзер. Үзизоляция режимы беткәч, Фоат абый аны авылга бүләк итәргә уйлый.
Аның коллекциясендәге иң зур мәчетләренең берсе – Чаллыдагы “Нур Ихлас” мәчете. Ул аны ике ай буе ясаган. Кайбер әйберләрне ясарга еллар да кирәк, ди. Хәзер Башкорстан, Оренбург авылындагы кайбер мәчетләрне ясарга җыена. Кол Шәриф мәчетен дә күзәтеп йөри. Аны миниатюрага күчерү уе да бар. Танышлары соравы буенча агачтан зуррак эшләнмәләр: бакчага тегермән, матурык өчен куела торган башка әйберләр ясый башлаган.

Бүген әңгәмәдәшемнең эшләре 400дән артып киткән. Ул үзенең шәхси күргәзмәләрен дә оештыра. Үзенең туган йортын да ясап куйган. Өйнең тышын гына түгел, эчтәге җиһазларны да агачтан булдырган.
Лаеклы ялда булса да Фоат абыйның кул кушырып утырганы юк, татар гимназиясендә, Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йортында балта остасы булып эшли. Гади генә пәкедән шундый матурлык тудырып булганына ышанып та булмый.
Материал буларак әңгәмәдәшем гадәттә юкә агачын куллана икән.

– Агачтан төрле бәләкәй әйберләр ясап рәхәтлек алам. Вакыт узганы да сизелми. Иң авыр эшне дә җиңел башкарасың, яраткан эш катлаулы тоелмый, – ди Фоат абый үзе.
Бер эшләгән сувенирны кабат ясарга яратмый. Күңеле гел яңалыкка, кабатланмас эшләнмәләргә омтыла. Эшләрен гадәттә дусларына, танышларына бүләк итә.

Закировлар ике кыз тәрбияләп үстергән. Бүген биш оныклары бар. Фоат абый үзе белгәннәрен оныкларына да өйрәтә.
– Пычак, пәке белән эшләргә туры килгәч, куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк. Оныклар әле кечерәк. Ләкин алар минем эшем белән кызыксына. Киләчәктә эшемне дәвам иттерүчеләр булыр дип ышанам, – ди Фоат Закиров.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading