16+

Фольгада тавык пешерүне АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ

Моның өчен 3 тавык түше, 1 стакан сөт, уртача зурлыктагы 6 бәрәңге, 1 суган, 2 помидор, 2 күкәй, 2-3 тырнак сарымсак, 150-200 гр сыр, үсемлек мае, 3 аш кашыгы майонез (каймак та ярый), тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр кирәк.

Тавык итен уртача зурлыкта итеп турыйбыз да сөткә салып, бер сәгать тотабыз.

Ул арада фольгадан формалар ясыйбыз. Моның өчен кечкенәрәк бер банканың төбен өскә каратып куябыз да берничә кат фольганы шуңа түшибез. Ул савыт формасын ала. Формаларны табага тезәбез.

Аларны майлап, төбенә түгәрәкләп туралган бәрәңге салабыз. Тоз, борыч сибәбез. Аннары ярымбоҗралап туралган суганны тезәбез.

Аның өстенә тавык итен куябыз. Шулай ук тоз һәм борыч сибәбез.

Аерым тәлинкәгә күкәй белән майонез салып болгатабыз да тавык өстенә агызабыз (икешәр аш кашыгы).

Иң өскә помидор куеп, вак итеп уылган сарымсак һәм сыр сибәбез. Газ мичендә 20 минут пешерәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading