Шәһри Казан

Фольклорчы галим Фатих Урманчеев вафат

Фатих Урманчеевка 84 яшь иде.

Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор Фатих Урманчеев вафат.

«Фатих абыебыз китеп барган. 85 нче яше белән бара иде», дип шалтыраттылар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан.

Реклама

Фатих Урманче соңгы юлга озату иртәгә булачак. Вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк татар авылында дөньяга килә. 1992 елдан бирле Фатих Урманчены Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
Фатих Урманченың гыйльми эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты әсәрләре алып тора.
Фатих Урманче — аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы. 

https://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: