16+

“Фотога төшерү рәхәтлек бирә” 

Фәндәс Сафиуллинның яраткан шөгыленә сокланмый мөмкин түгел 

“Фотога төшерү рәхәтлек бирә” 

Фәндәс Сафиуллинның яраткан шөгыленә сокланмый мөмкин түгел 

Сәясәтче, философ, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин янына барган саен фотоларын карамый китмим. 57 елга якын фотога төшерә инде ул. Болытлар, табигать, күлләр, кошлар... 

Бер-берсен кабатламый торган фотоларда ниндидер бер серлелек яшеренгән, агачлары да бөркеткә охшаган аның, болытлары нидер кисәтергә тели, яшелчәләрнең күзе бар.  

Фәндәс абый Азнакай районы Мәлбагыш авылында туып, Актүбә бистәсендә үскән. Сугыш елларын да яхшы хәтерли ул.  

– Әтине сугышка алдылар. Без өч бала идек, ике сеңлем сабый чакта ук вафат булды. Әни урманда агач кисте. Югары сыйныфларны Бөгелмә татар мәктәбендә укыдым. Ул чакта югары сыйныфларда уку түләүле иде. Әтиләре сугышта һәлак булганнарга ташлама каралган. Укытучыбызның әтиләре сугышта калганнар торып басыгыз дигәч, барыбызның да басканын хәтерлим, – дип сөйли Фәндәс абый. 

Әңгәмәдәшем үзе дә хәрби кеше. Саратовтагы танк училищесын тәмамлаган ул, 15 ел Белоруссиядә хезмәт иткән.  

 Хатыны Рәзинә апа белән сыйныфташлар, авылдашлар. Менә инде 50 елдан артык бергә гомер итәләр. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. 

Фәндәс абый күп вакытын җәйге йортында үткәрә. Анда кошларны күзәтә, табигать кочагында йөрергә ярата. Рәзинә апа үстергән чәчәкләрне фотога төшерә. Быел менә йорт кыегына элеп куйган чабаталарга кошлар килеп оялаган. Бу кошларның оя ясауларынан алып, кош чыгарулары, ул кош балаларын очарга өйрәтүләренә кадәр күзәтеп торган Фәндәс абый.  

Әңгәмәдәшем профессиональ фотографлардан ким түгел. Үрмәкүч пәрәвезен фотога төшерү җаен да тапкан ул.  

– Гадәттә, ул пәрәвез фотода бик тонык чыга. Ачык булып күренсен өчен, аны томанлы иртәдә төшерергә кирәк. Чык тамчылары фотода ачык чыга, пәрәвезнең бар матурлыгын чагылдыра, – ди ул.  

Буш вакытында Фәндәс абый аккордеонда уйный. Пенсиягә чыккач уйнарга өйрәнгән. Иң яраткан “спорт төрләре” – утын яру, кар көрәү икән.  

– Фотога төшерү миңа рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә, – ди Фәндәс Сафиуллин. 

Аның иҗат җимешләрен укучыларга да тәкъдим итәбез. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading