16+

"Фотографлар, театрлар чакыру балалар бакчасы өчен мәҗбүри түгел"

Шул көннәрдә Чаллы шәһәрендәге балалар бакчасы мөдире белән кызык та, кызганыч та хәл килеп чыкты.

"Фотографлар, театрлар чакыру балалар бакчасы өчен мәҗбүри түгел"

Шул көннәрдә Чаллы шәһәрендәге балалар бакчасы мөдире белән кызык та, кызганыч та хәл килеп чыкты.

Мөдир балалар бакчасына сабыйларны фотога төшерергә килгән фотографтан “аның территориясендә эшләгәне өчен” процентлар таләп итә. Фотограф, үз чиратында, бакча мөдире белән язышуны интернет челтәренә элә һәм гауга чыга. Мөдир эштән алына.
Бу мәсьәләгә карата Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы  аңлатма бирде.
“Балалар бакчасы - мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыра торган һәм тәрбия бирә торган оешма. Башка төр хезмәтләр, шул исәптән фотографлар, театрлар чакыру балалар бакчасы өчен мәҗбүри түгел һәм ата - аналарга бөтенләй дә тәкъдим ителмәскә мөмкин. Әти - әниләр тәкъдим ителгән ул хезмәтләрдән баш тартырга да хокуклы.
Әти - әниләр "үзләренең" аниматорларын, фотографларын балалар бакчасы җитәкчелегеннән башка чакыра алмый. Бу җитәкче карамагында кала. Шул ук вакытта әти - әниләр бакча мөдиренә үзләренең тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә ала. Бу балаларга спектакльләр күрсәтү, фотога төшерүгә дә кагыла”, - диелә министрлыкның “Шәһри Казан”га  юллаган җавабында.

Язманың тулы вариантын газетаның чәршәмбе номерыннан укый алачаксыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading